«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№ 3-4, 04.08.1999


БАГЫШЛАУЛАР

Ломат авылында торучы Сафия Бяшированыћ бђетлђрен џђм шигырьлђрен без берничђ кат инде бастырдык. Аныћ њзе турында, аныћ язмышы турында «Татар газета»сында язып чыккан идек (№5, 17.11.97).

Сафия безгђ май аенда љч шигырен ќибђрде. Беренче шигыре безнећ газетабызда шигырьлђре еш чыга торган Ђминђ апа Долотказинага багышланган џђм аныћ туган кљненђ бњлђк диеп ќибђрелгђн. Икенче шигыре элек бездђ бик књп материалларын бастыручы Шамил Джалимовка багышлаган.

    Ђминђ апа Долотказинага

    ОЗАК ЯШЂ, ЂМИНЂ АПА!

    Озак яшђ! Ходай саулык бирсен.
    Бездђн сезгђ булсын шул телђк.
    Сез язганны яратып укып килђм,
    Сез бит, Ђминђ апа, бик кирђк.

    Матур итеп язганнарыћ љчен,
    Ђминђ апам, сезгђ рђхмђт!
    Бђхетле бул, картаюны белмђ,
    Дљньясында яшђ рђхђт.

    Тормыш гљлећ синећ шићмђсен,
    Чђчђклђрећ иртђ коймасын.
    Йљрђгећ яшь булсын џђрвакытта
    Картаюны бер дђ тоймасын.

    Бул бђхетле, кайгыларга бирешмђ,
    Сакла, Ђминђ апа, њзећне.
    Ал чђчђклђр бњлђк итђр идем,
    Белмђдем бит туган кљнећне.

    «Татар газетасы»на књп язасыћ,
    Без яратып аны укыйбыз.
    Шуныћ љчен сезгђ чын йљрђктђн
    Саулык, сђлђмђтлек телибез.

    ШАМИЛ ДЖАЛИМОВКА

    Синећ рђсемећне књрђм
    Газетаны ачуыма.
    Рђхмђт яусын сића, Шамиль,
    Болай књп язуыћа.

    Йљрисећ бик књп тљшлђргђ,
    Ульянга, Самарага.
    Газеталар таратасыћ
    Бу авыр заманада.

    «Татар газетасы»н укый
    Хђзер бик књп татарлар.
    Ђбилђр дђ, апалар да
    Аны бик яраталар.

    ИРЕК ДАМИРОВИЧКА

    Рђхмђт безнећ редакторга,
    Тырышадыр, эшлидер.
    «Якташлар»да эшли-эшли
    Ару-талу белмидер.

    «Татар газетасы» безнећ
    Яшђсен иде балкып.
    Адашып калмасын иде
    Ярты юлда югалып.

    Татар халкы бердђм булып
    Саклыек телебезне.
    Урыс, мукшы арасында
    Югалтмыйк њзебезне.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru