«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№ 3-4, 04.08.1999


«УМЫРЗАЯ» МЂЋГЕ ШИЋМЂСЕН!

РЂШИДЂ ИПКАЕВА

Март џђм апрель аеныћ азакларында Лђмберђ авылыныћ њзешчђн артистларыныћ тормышында ике зур вакыйга булды.

28 нче мартта Лђмберђ њзђк мђдђният йортыныћ «Умырзая» ќыр џђм бию ансамбленыћ 30 еллык юбилей-очрашу кичђсе гљрлђп њтте.

Ђ 25 нче апрельдђ «Умырзая» Лђмберђдђн 90 чакрым булган Кадошкино районына барып Иса џђм Латыш авылларыныћ татар ќырына сусаган халкын шатландырып килде.

«Умырзая»ныћ 30 еллыгы бљтенебезнећ књћеленђ якты нур чђчеп, ќылы истђлек калдырды.

Ансамбльнећ хђзерге ќитђкчесе Фаилђ Равилова, бию ќитђкчесе Лариса Ерзина, концертмейстерлары Рафаэль Авязов џђм Дамир Жамлиханов (икесе дђ Мордовиянећ атказанган мђдђният хезмђткђрлђре), аларныћ ярдђмчелђре, ансамбльныћ ветераннары џђм бљтен тљркеме булганда Лђмберђдђ татар миллђте яшђячђк дип уйларга була.

Фаилђ Равилова, ќыр џђм бию ансамбленећ хђзерге ќитђкчесе, 1989 елныћ август аенда Казан дђњлђт мђдђният институтын тђмамлап борынгы татар авылы Лђмберђгђ килде џђм њзђк мђдђният йортында эшли башлады.

Ул килер алдыннан ансамблебызныћ эше бик сњлпђн бара иде. Фаилђ ансамбльгђ яћа ќан кергезде, бљтенебезне кабызып ќибђрде. Ул ђзерлђгђн тамашалар эзсез калмады, барысы да књћелгђ керђ барды.

Аныћ программасында «Каз љмђсе», борынгы татар туе, «Кыз елату», «Сабан туе», «Аулак љй», «Авыл кичлђре» кебек кызыклы књренешлђр сђхнђлђштерелде. Аныћ репертуарын тамашачы чын књћел-дђн кабул итђ џђм Фаилђнећ тырышлыгы эзсез калмый.

Ансамблебызныћ эшенђ ќан кертњче тагы бер кеше, Радик Яруллин, кызганычка каршы, Лђмберђдђн Татарстанга, туган-њскђн ягына, Нурлат районына китђргђ мђќбур булды. Ул хђзер анда район мђдђният бњлегенећ ќитђкчесе булып эшли.

4-6 июньдђ безнећ Лђмберђ мђдђният йорты хезмђткђрлђре - Фаилђ Равилова, Виктор Кирсанов, Андрей Солуянов џђм Рафаэль Авязов Нурлатта сабантуйда кунак булып кайттылар.

Нурлат сабантуенда Мордовиядан атказанган ќырчы Александра Куликова џђм «Вастома» ансамбле дђ катнашканнар. Анда Франция делегациясе дђ булган икђн.

Радик Яруллин, Лђмберђдђн китеп књпне югалтмаган, киресенчђ, хђле књпкђ ућайланган, ђмма Лђмберђбез мондый кешене кысрыклап чыгарып њзе књп югалтты.

... Безнећ «Умырзая» ќыр џђм бию ансамбленећ бер максаты - борынгы мђдђниятебезне саклап калу. Бњгенге заманча булабыз дип модага иярсђк, без тарихыбызны югалтабыз. Безнећ ић зур максатыбыз - миллђтнећ њз тљсен саклау.

Бњгенге кљндђ безнећ ић беренче њзенчђлегебез - кигђн киемнђребез. Бездђге кебек, энќе-мђрќђннђр белђн чигелгђн калфаклар башка бер миллђттђ дђ юк. Безнећ аякларда тљрле бизђклђр тљшереп чын књннђн тегелгђн читеклђребез.

Татарны чабата киеп йљргђн дип кимсетергђ яраталар! Лђкин бит ата-бабаларыбыз гомер-гомергђ књнчелек белђн шљгеллђнгђннђр, књн итек кигђннђр.

Ђ курай-кубызларыбыз? Татар ќыры яћгырашы белђн бер халыкныкына да охшамаган, аны бутап булмый. Моћлы кље, њзенђ генђ хас ритмнары, биюлђрнећ алымы, башкару манералары белђн аерылып тора.

Безнећ ансамбльда бертигез буйлы, саф татарча сљйлђшђ, татарча уйлый, бер тембрда ќырлый белђ торган ќыр џђм бию тљркеме оештырылган.

Ансамбльнећ 30 еллык бђйрђменђ яћа зур программа ђзерлђнде. Репертуарыбызда борынгы кљйлђрдђн алып хђзерге заман ќырларына кадђр бар.

Яшьлђр белђн бергђ љлкђн буын - ансамбльдђ 30 ел катнашкан ветераннар да бњген сђхнђдђ. Аларныћ исем-фамилиялђрен дђ ђйтеп узыек: Фатиха Конькова, Галия Мухаева, Рђшидђ Ипкаева, Зария Дукина, Клара Гуренко, Алия Сибушева, Румия Нугаева, Галия Нугаева, Сафия Кутляева, Альфия Аширова, Роза Сюбаева, Наиля Куряева џђм башкалар. Аларда милли гореф-гадђтлђрне ярату бик сизелђ.

Ансамбльныћ солистлары, сандугачлары: Фатиха Конькова, Шамиль Мусяев, Шамиль Мангутов, Бясыйр Дукин, Фаилђ Равилова, Альфия Максимова, Умидђ Яхина, Альбина Байбекова џђм башкалар.

Ансамбльнећ оста биючелђре: Лариса Ерзина, Ольга Минеева. Кызганычка каршы, хђзер бик оста биючелђребез Гаяз Салькаев џђм Шамиль Мусяев сђхнђдђ сирђк књренђлђр.

Безнећ максатыбыз - ђби-бабаларыбыздан калган мираска таянып халкыбызныћ традицион чаралары нигезендђ эшлђњ.

Ансамбльнећ килђчђге дђ булырга тиеш. Миллђтне, телне саклыйсыбыз килђ икђн - ансамбльне сакларга бурычлыбыз. Безнећ ансамбльда миллђтен, сђнгатен яраткан чын кешелђр генђ катнаша.

Безнећ ансамбльнећ хђзерге составында Лђмберђнећ тљрле оешмаларыныћ хезмђткђрлђре бар - библиотека эшчелђре - Зария Дукина, Рђшидђ Ипкаева, Роза Сюбаева, Наиля Куряева, район мђгариф бњлеге хезмђткђрлђре - Румия Ерзина, Галия Мухаева, Лђмберђнећ беренче мђктђп хезмђткђрлђре - Клара Гуренко, Алия Сибушева, Румия Байбекова, Рђисђ Музафярова, Гализђ Алукаева, Альфия Янгляева, Галия Миннуллина, Лђмберђнећ икенче мђктђп хезмђткђрлђре - Шамил Мангутов, Мђйсђрђ Мангутова, Умидђ Яхина, 14 нче ГПТУ хезмђткђрлђре - Альфия Аширова, Сафия Кутляева, аэродром хезмђткђре - Галия Карабанова, пенсионерлар - Фатиха Конькова, Махирђ Пасяева, район мђдђният йорты хезмђткђрлђре - Виктор Кирсанов, Рафаэль Авязов, Наилђ Юмаева, Дамир Жамлиханов, Альфия Максимова, Фаилђ Равилова.

Безнећ арада яшь буын вђкиллђре, безнећ килђчђгебез - укучылар џђм студентлар да бар - Лариса Ерзина, Ольга Минеева, Динара Максимова, Альбина Байбекова, Алсу џђм Гульнара Бикбаевалар, Гњзђл Балтачеева, Гњзђл Пугаева, Сейран Макаев, Артур Ямбаев, Илдар Сибатуллин.

Ансамбль республиканыћ тирђ-як районнарына, татар миллђте яшђгђн авылларга концерт белђн чыга. Башкалабыз Сарански шђџђрендђ џђр ел концертлар књрсђтђбез.

Проблемаларыбыз да бар. Беренчесе - безнећ музыка аппаратурабыз юк. Булган аппаратурабыз да май аенда сафтан чыкты. Калды хђзер баян белђн генђ ќырларга да биергђ дђ. Ансамбльнећ 25 еллыгына да музыка аппаратурасы алып бирергђ вђгъдђ иткђннђр иде - бирмђделђр, 30 ел тулгач, булган мескен аппаратурабыз да янып китте.

Икенче проблемабыз - транспорт. Район эчендђ йљрергђ ђле аз-маз транспорт табыла, ђмма республиканыћ татарлар компакт рђвештђ яшђгђн урыннарына чыгу безнећ љчен хђл ителмђслек проблема иде. Бђхетебезгђ каршы, апрель аенда без Шамил Зђкђрия улы Бикмаевка мљрђќђгать иттек џђм ул безне борып ќибђрмђде - Латыш џђм Иса авылларына барырга автобус бирде. Ул да тњгел, Шамил ђфђнде безгђ њзгђ районнарга барырга кайчан кирђк, шунда автобус бирергђ вђгъдђ итте. Шундый кешелђр књбрђк булса иде!

Без Ломат авылына, Пешлђ авылына барырга ќыенган идек, ђмма, югарыда ђйтеп киттек инде, музыка аппаратурабыз янды.

Ансамбльдђ катнашучыларны, безнећ бљтен ил халкына хас булган тагы бер проблема борчый. Болай да телђнче эш хакларыбызны да вакытында бирмилђр - хђзер август ае ќитте, ђ без књбебез ђле апрель љчен генђ хезмђт хакын алдык.

... Сђхнђгђ ќыр белђн чыгу - кешелђр алдына чыгу ул. Ќырлап кына бирњ тњгел, тамашачыга њзећнећ туган ќирећ, авылыћ, тормышыћныћ књп кенђ якларын да ачып салу. Без халкыбызныћ књћеле џђрчак ќырлы, моћлы булсын љчен тырышабыз.

Ќырларыбызны тыћларга, биюлђребезне карарга килегез, рђхим итегез!


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru