«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№ 3-4, 04.08.1999


ИСАДА ОЧРАШУ

Иса авылында концерт беткђч артистлар янына атказанган халык ќырларын саклаучы џђм башкаручы Абдулла Кротов килде. Ул Иса авылында туып њскђн Шамил Мангутовны 50 еллык юбилее белђн тђбрик итте џђм њзенећ Шамилгђ багышлаган яћа шигырен сљйлђде:

    ШЂМИЛ МАНГУТОВКА

    Авыл халкыћ сине онытмаган, Шђмил.
    Иса халкыћ сине сагына.
    Йљгереп чыга идећ сђхнђ љстенђ
    Ќыр ќырларга халкыћ каршына.

    Шул авылда туып њстећ син
    Иса суларында йљзеп њстећ син.
    Укуыћны тђмамлагач,
    язмышыћнан бђхет эзлђп
    Лђмберђ ягына чыгып киттећ син.

Аннан соћ Абдулла абзи Шамил Мангутов белђн олимпиадаларга, конкурсларга йљрегђн вакытларын, анда премиялар алганнарын исенђ тљшерде.

Абдулла абзига 4 нче апрельдђ 80 яшь тулды. Ул ђле дђ картаймый, ќырлый, шигырьлђр яза. Газетабызныћ килђсе номерларында без аныћ «Киндерлђр» шигырен бастырырбыз.

- Тњзми књћел бу заманда ќырламыйча, моћланмыйча, - диде Абдулла абзи. - Бу концерт мића бик ошады. Мин њземне, сукыр булсам да, якты кояшка чыккан кебек тойдым, яћа айларны књргђн кебек булдым. Бњгенге концерт мића шундый инде дђрт тудырды, шундый миндђ уйлар тудырды - аныћ турында бђет чыгарырга ышандырам.

Абдулла абзи љстђп ђйтте:

- Халык бик шатланып кайтырлар њлђренђ, сњлђрлђр ђби-бабаларына. Ђйтерлђр, Лђмберђдђн «Умырзая» дигђн килде. Мондый концертлар бездђ бик сирђк. Хђзер Казаннан да инде кем дђ килми. Лђмберђдђн «Чулпан» ансамбле берничђ ел килгђненђ. Мића Рафаэль Авязовныћ баяннарда татарча бик оста ќырлатуы ошады. Мин џђрвакыт сезнећ радиотапшыруларыгызна да тыћлыйм. Шђмилне дђ, Рђшидђ ханымны да. Бик зур рђхмђт њзегезгђ. Только мића бер нђрсђ ошамый - сез нђк татар исемнђрен урысча ђйтђсез? Минем ђтинећ исеме Ибрагим булса, мине Абдулла Ибрагим улы Кротов диеп ђйтергђ кирђк. Урыслар Ибрагимович ђйтсеннђр. Нигђ Исхак кызын Исхаковна диеп ђйтергђ? Мин вот шуларны яратмыймын.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru