«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№10, 20.08.1998


ЂМИНЂ АПА ПОЧМАГЫ

Хатымныћ башында Мамин Фђрит Фђттђховичны «Дуслык» ордены алуы белђн котлыйм. Алгы кљнендђ зур ућышлар телим. Без аныћ белђн мактана алабыз.

Мордовияда татар халкыныћ эшчђнлеге сизелђ башлады. Инде «Якташлар» њз газетасын чыгара башлау зур вакыйга булды.

Яћа елдан башлап џђр дњшђмбе кич алты сђгать егерме минутта Мордовия радиосы татар телендђ тапшыруларын тыћлый алабыз. Апрель аена кадђр бу тапшыруларныћ књбесен Ирек Биккинин алып барды. Хђзер Лђмберђ мђдђният хез-мђткђрлђре Рђшидђ Ипкаева џђм Шамил Мангутов алып баралар. Њз телебездђге тапшыруны яратып тыћлыйбыз.

«Татар газетасын» бик яратып укыйбыз. Газетаны чыгаруда булышучыларга зур рђхмђтлђр белдерђбез. Алар арасында аеруча зур рђхмђтлђр Шамил Бикмаевка, Ђнвђр Саитовка, Фђрит Маминга, Илшат Демкинга, Юнир Биктяковка, Абдулхак Салимовка џђм барча булышучыларга ђйтђбез.

Газета аша шушы соравыбызны президентка ќиткерњегезне њтенђбез - безнећ газетага ярдђм итсеннђр. Урыс, мукшы, ђрзђ теллђрендђ чыгарыла торган газеталарга дотация бирђлђр, «Якташлар»га да љлеш чыгарсыннар иде. Без Мордовияда килмешђклђр тњгел, борын-борыннан яшђњче татарлар. Шунда хезмђт итђбез, шундый ук налог тњлибез.

Ђминђ апа Долотказина.

РИММА АЛИ КЫЗЫ ДОЛОТКАЗИНА

Апам Арифђ дњрт ир баладан соћ бишенче булып кадерле кыз бала дљньяга китерде.

Аћа Римма дип исем бирде. Инде Римма ућган, зирђк кыз булып њсте. Кадошкино урта мђктђбен алтын медальга тђмамлады. Шуннан соћ Саратов университетыныћ медицина факультетына укырга керде. Укуны ућышлы бетереп њзенећ туган Мордовиясына кайтты, Саранскида балалар больницасына врач итеп билгелђделђр. Шунда эшлђгђндђ ук ул њзенећ эшлеклелеген књрсђтте. Аны Саранскиныћ Юго-Западтагы яћа ачылган балалар поликлиникасына баш врач итеп билгелђделђр.

Шунда инде аныћ ућганлыгы, эшчђнлеге бигерђк тђ аћлашылды. Аныћ поликлиникасы ић алдынгылардан санала, Мђскђњдђн зур нђчђллђр килгђч, аларны анда итђлђр.

Шђџђрнећ Юго-Западта торучылары аны њзлђренећ Югары Совет депутатлары итеп сайладылар. Югары Совет бетерелгђннђн соћ Римма Али кызы Мордовия Республикасыныћ Дђњлђт Ќыелышы депутаты булып сайланды.

Мин аныћ медицина џђм башка эшлђрен тирђн белмим. Сез аныћ белђн барып књрешсђ идегез џђм сљйлђшеп аныћ белђн ђћгђмђне газетка бастырса идегез.

Римма Али кызыныћ апасы

Ђминђ Долотказина.

    ЛЂМБЕРЂ ТУРЫНДА

    Мин торамын Лђмберђдђ,
    Урамыбыз Зеленый.
    Шул Зеленый урамында
    Яши Ђминђ ђби.

    Мин яратам Лђмберђнећ
    Ќимеш биргђн бакчасын.
    Књршемне дђ, каршымны да,
    Урамымны барчасын.

    Мин яратам Лђмберђнећ
    Икмђк биргђн кырларын.
    Ќилђк, гљмбђ џђм чиклђвеклђр
    Биргђн урманнарын.

    Лђмберђдђ тумасам да
    Лђмберђне мактыймын.
    Шунда картлык гомерем њтђ,
    Шунда икмђк ашыймын.

    Язган шигыремне укып
    Дус-ишлђрем шатлана.
    Бу безнећ Ђминђ апай дип,
    Иса халкым мактана.

    Тиздђн књзлђр йомылыр,
    Газиз гђњдђм суыныр.
    Мђћгелек ќиргђ китђрмен,
    Анда нихђл итђрмен.

    Шушы язган язуымны
    Якыннарым укырлар.
    Ислђренђ тљшђрмен дђ
    Шђт хатем укытырлар.

    ИКМЂК

    Икмђк сњзе кечкенђ,
    Хђрефе дђ биш кенђ.
    Икмђктђн кыйммђтле зат юк
    Бљтен дљнья љстендђ.

    Икмђк сњзен сагынам да,
    Кайгы тљшђ башыма.
    Бала чагым, ачлык вакыт,
    Килђдер књз каршыма.

    Икмђкме? Икмђк кырда,
    Кара туфракта њсђдер.
    Љстђлгђ килеп тљшкђнче
    Озын юллар њтђдер.

    Икмђкне њстерњ љчен
    Эшкђртелгђн ќир кирђк.
    Гљрлђп торган тракторлар,
    Комбайннар, эшчђн егетлђр кирђк.

    Авылларда бик књп алар,
    Тырышып эшлђњчелђр.
    Џђр колхозда џђм совхозда
    Књп бит андый егетлђр.

    Колхозда, совхозларда
    Бар бит тырыш кешелђр.
    Комбайнерлар, трактористлар,
    Просто игенчелђр.

    Яз башлары ќитњ белђн
    Кырда хезмђт башлана.
    Шаулап тракторлар чыга
    Колхозныћ кырларына.

    Кић кырларда тракторлар
    Шаулап сабан сљрђлђр.
    Эшкђртђлђр, йомшарталар
    Џђм орлыкны сибђлђр.

    Тракторлар ќирне сљрде
    Џђм орлыкларны сипте.
    Хђзер инде чђчелгђн ќир
    Кояшлы яћгыр кљтте.

    Алла кљннђрне бирсен,
    Кырда игеннђр ућсын.
    Колхозларныћ амбарлары
    Арыш-бодайман тулсын.

    Кырда игеннђр њсте,
    Башаклар љзелеп тљште.
    Вакыт ќитте, комбайннар
    Иген кырына чыкты.

    Машиналар ашлык ташый
    Колхоз амбарларына.
    Авыл халкы шатланалар
    Игеннђр ућганына.

    Чистартылган ашлыкны
    Саталар хљкњмђткђ.
    Ђ хљкњмђт ул ашлыкны
    Ђйлђндерђ икмђккђ.

    Икмђклђр џђм дђ булкалар
    Тимер мичтђ пешђлђр.
    Шуннан соћ икмђк, булкалар
    Љстђлгђ килеп тљшђлђр.

    Икмђк џђм тђмле књмђчлђр
    Куелалар љстђлгђ.
    Иртђ љстенђ, чђй янына,
    Кадерле мђќелескђ.

    Икмђксез џич тормыш юк,
    Алла биргђн нђњмђт ул.
    Икмђкнећ кадерен белиек,
    Бик књплђрнећ кљче ул.

    Икмђк озын юл њтте,
    Бик књплђр тирен тњкте.
    Кадерлђгез икмђкне,
    Алла биргђн нђњмђтне.

    Кунакларны каршылыйлар
    Икмђк белђн, тоз белђн.
    Икмђк кешелђрнећ ашы,
    Икмђк башларныћ башы.

    Икмђк булса тормыш булыр,
    Икмђксез џич тормыш юк.
    Кадерлђгез икмђкне,
    Алла биргђн нђњмђтне.

    Рђхмђт сезгђ, рђхмђт сезгђ,
    Авылда яшђњчелђргђ.
    Таћнан торып, кырга чыгып
    Икмђк эшлђњчелђргђ.

    ГЉЛНАРА

    Зур Исаныћ буенда
    Ќилђк ќыйдым уенда.
    Тагын бер шигырь языем
    Иса кызы турында.

    Капкаева Гљлнара
    Бик тырышып укыйдыр.
    Бик тырышып укыйдыр,
    Моалимнђрне тыћлыйдыр.

    Ул љлгерђ бар ќирдђ -
    Љйдђ дђ, мђктђптђ дђ.
    Шућа књрђ џђрвакыт
    Укый ул бишлеккђ дђ.

    Гљлнара яшь кыз бала,
    Укуда алда бара.
    Татарча конкурсларда
    Беренчелекне ала.

    Килђчђктђ зур белемче,
    Татар халкын сљюче.
    Килђчђк гасыр халкына
    Аћ-белемнђр бирњче.

    Рђхмђт синећ атаћа,
    Рђхмђт синећ анаћа.
    Ныклы белем биргђн љчен
    Рђхмђт укытучы апаћа.

    ИРЕК

    Њткђн елныћ кљз кљнендђ
    Очраттым Биккинин Ирекне.
    Аћа сљйлђп књрсђттем мин
    Нђрсђ књргђн-белгђнне.

    Ирек ђйтђ, язчы, апа,
    Белгђн-књргђннђрећне.
    Ак кђгазьгђ язып куйчы
    Књћелећнђн серећне.

    Мин газетага язармын
    Синећ шигырьлђрећне.
    Газета аша сљйлим, якташларым,
    Књћелемдђге серлђрне.

    Яшь кенђ башы белђн ул
    Карт књћелне имерђтте.
    «Ђльхам» укып торган башым
    Шигырь язарга љйрђтте.

    Ирек бит ућган егет,
    Кулыннан килђ барсы да.
    Њзе шофер, њзе монтер,
    Њзе њк язучы да.

    Карт кљнемдђ «Ђльхам» укып
    Тора идем тын гына.
    Мине язарга љйрђтте
    Ирек Биккинин гына.

    Язган язуларым инде
    Очмасыннар џавага.
    Рђхмђт яусын ул балага,
    Аны њстергђн анага.

    Яратам торган ќиремне,
    Яратамын илемне.
    Ак кђгазьгђ язып куйдым
    Књћелемдђге серемне.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru