«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№10, 20.08.1998


«ЧЂЯ, ЗНАЧИТ КРЕПКИЙ»

Мордовияныћ Иса авылында хђзер дђ торучы 80 яшьлек Абдулла Кротов џђр татар фольклористына бик таныш џђм якын кеше. Аныћ язмышы турында 1960 елда бер китап чыкты, 1979 елда аныћ ќырлары белђн пластинка дљнья књрде. Ул, тумыштан сукыр булуына карамастан, хђзер дђ кљр књћелле, ќырлый да, шигырьлђр дђ яза. Аныћ белђн тњбђндђге интервьюны без аныћ авылдагы сљйлђме белђн бирергђ тырыштык. Ђмма Абдулла абзи ђдђби тел белђн сљйлђргђ тырышканга интервьюныћ теле Иса авылы џђм ђдђби татар теленећ бер катнашмасы булды.

КЕРЕШ

(урыс телендђ)

В августе 1997 года на Втором Всемирном конгрессе татар в Казани мы встретились с моим давним знакомым Рашитом Ягфаровым, фольклористом, политическим деятелем. Он сказал, что смотрел на выставке татарских книг сборник фольклора татар Мордовии, составленный мною. Сборник ему понравился, но он удивился тому, что я так мало места отвел Абдулле Кротову из Большой Поляны и ничего не рассказал о нем, о его жизни. Я спросил, а что особенного в нем, ну, написал один баит, таких способных в селах у нас немало.

- Да ты что! - возмутился Рашит. - Это такой кладезь, от него татарские фольклористы записали столько древних татарских песен! О нем же книга вышла, о его жизни! Полуторачасовая радиопостановка была! Он вошел в Татарскую энциклопедию!

Я опешил. Как? Такой человек и мы ничего о нем не знаем? Ничего не пишем? Воистину, нет пророка в своем отечестве!

Я съездил в Большую Поляну, познакомился с нашим героем, взял книгу Эдуарда Касимова о нем - «Кояш кљн дђ чыга». Мой сын Тимур привез из Казани пленку с записью радиопостановки, поставленный Татарским театром имени Камала.

Мы написали о нем в нашей «Татарской газете», пять недель подряд на радио Мордовии шла радиопостановка.

А 15 июля в газете «Возрождение» Кадошкинского района появился большой и интересный материал Е.Радаевой «Слепой Абдулла». Кстати, незадолго до этого там же был перепечатан баит Абдуллы Кротова о трагической смерти Рустама Резакова, главы Кадошкинского района.

20 марта мы приехали к Абдулле абзи домой в Большую Поляну и записали его для радио Мордовии. Это интервью с ним звучало в двух татарских передачах.

Текст интервью с небольшими сокращениями повторов мы решили опубликовать в сегодняшнем номере. Абдулла абзи говорит, как все его односельчане, на местном говоре мишарского диалекта татарского языка, но, когда он давал интервью, старался говорить как-то политературнее и поэтому язык интервью оказался некоей смесью литературного татарского языка и большеполянского говора.

Ирек БИККИНИН

КРОТОВ Абдулла Ибрагимович (12.4.1919, с.Большая Поляна ныне Кадошкинского р-на РМ), хранитель и исполнитель нар. песен, музыкант. Татарин, род. в крестьянской семье. Записанные от него фольк. произведения (более 50) опубликованы в сб-ках «Татарские народные песни» (М., 1970), «Татарско-мишарские песни» (М., 1979), «Исторические и лирические песни» (Казань, 1988) и др.

О нем написана книга Э.Касимова «Кояш кљн дђ чыга» («Солнце восходит каждый день», Казань, 1963).

В 1979 году вышла пластинка «Татарские народные песни» с его песнями в его же исполнении. (Из энциклопедической справки).

ИНТЕРВЬЮ

- Абдулла абзи, сића 79 яшь инде, ђ вакытка бирелмисећ, кайдан мондый књп энергия аласыћ?

- Мин ђлдђ дђ мунчада чабынам, карда ауланам. Выт хазер ауланмыйм, март ае, кар бђк кыйты, терткђли, каты. Мин хазер дђ колонка суы белђн йывынам. Мин шундый кеше вет.

- Абдулла абзи, њз њмерећ турында шигырьне сњлђ.

- Сњлим, нђк сњлђмђскђ. Хазер.

    Унтугызынчы елныћ апрель аенда
    Иса авылында тудым.
    Њсеп ќиткђч авылыбызда
    Ќырчы, гармунчы булдым.

    Њлђн ашап, ќырлар ќырлап
    Њтте балачакларым.
    Нинди авырлыклар књргђн
    Минем авылдашларым.

    Без ашаган шул њлђннђр
    Њсђ кырда, болында.
    Балтырханы, акбашлары,
    Кузгылдагы да шунда.

    Тђмле крахмаллар ќыйдык
    Авылым кырларында.
    Ул да ќырга кереп калсын
    Ќырланган ќырларымда.

    Быз тоћгинча яланаяк
    Мђктђпкђ йери идек.
    Тићнђреммђн уйнап-кљлеп
    Салкынны сизми идек.

    Кыш кљнендђ яланаяк
    Мунчага бара идем.
    Йылы мич башына ятып
    Ќырлар чыгара идем.

    Њсеп ќиткђч вђкелђргђ чумып
    Мунчага керђ идем.
    Љч-дљрт чњмеч пары салып чабынганда
    Ќырлап ќибђрђ идем.

    Ђ-ђх! Ямьле Иса буйлары!
    Болыннары, кырлары.
    Арысландай батыр егетлђре,
    Сандугачтай матур кызлары.

    Гриппларын шђйтан алсын!
    Мин аларны белмђдем.
    Сигзђннђргђ яшем йетте,
    Бальничларга кермђдем.

    Тљрле вакыйгалар њтте,
    Њткђн гомерлђремдђ.
    Нинди язмыш кљтђ мине
    Картаймыш кљннђремдђ?

    Њлђргђ дђ књп калмаган,
    Унбиш-егерме еллар.
    Њзем њлгђч ќырларымны
    Моћга салып кем ќырлар?

    Миннђн сезгђ изге телђк,
    Ялгызлыкка калмагыз.
    Ялгызлыкка тњзем кирђк,
    Сез шуны да аћлагыз.

    Колагымда чыћлый
    Тальян моћлары.
    Њлгђндђ дђ хатремдђ калыр
    Авылымныћ моћлы ќырлары.

- Абдулла абзи, бала чагыћ турында бер шигырећне ђткђн идећ сњлђргђ.

    Авылларга тиф таралган
    Унтугызынчы елларда.
    Књп кешене алып киткђн
    Кире кайтмас соћгы юлларга.

    Йогышлы тиф, тљрле авыру
    Барысы да бергђ ќыелган.
    Џђр кљн саен зђрђтлђргђ
    Љч-дљрт кеше књмелгђн.

    Атыбыз, сыерыбыз њлгђн,
    Ђтиемне тиф алган.
    Тугыз ян гаилђ язмышы
    Ђнием башына калган.

    Рђхмђт инде Њмђр муллага,
    Бушлай танасын биргђн.
    Шул тананын сљтен эчереп
    Ђнием безне њстергђн.

- Абдулла абзи, Эдуард Касимовныћ сезнећ турында язылган китабы буенча Татарстанныћ Камал исемендђге театры куйган радиопостановканы Мордовия радиосыныћ тапшыруында ишеткђч нинди хислђрегез, тойгыларыгыз булды?

- Сезнећ тапшыруларыгыз мића бик ошады. Анда барысы да дљрес. Рђхмђт инде Хамит абый Ярмигђ. Ул мине врачларга итте. Профессор Круглов мине карады, бер књзем аз-маз књрђ башлады. Профессор Круглов безнећ Иса авылында туып-њскђн књз профессоры Еналеев Сљлђйман аганын укучысы булган. Мин аћа Сљлђйман абый турында сљйлђдем дђ, профессор Круглов мића ђйтте: Сљлђйман Бикмухаммедович бик зур кеше, бик зур галим иде.

Профессор Сљлђйман Еналеев Татарстанныћ саулык саклау наркомы, Казан медицина институты директоры була. Иса авылына килеп трахомадан књп кешене терелтте.

Ул мине дђ карады, ђйтте: «Мин сезне љч-дљрт ел узгач Казанга чакыртырмын», но Аллахы тђгалђ нђсеп кылмады. Аны 38 елда халык дошманы диеп кулга алалар џђм атып њтерђлђр.

- Абдулла абзи, син ничек болай ќырлый башладыћ, каян мондый књп борынгы мишђр йырларын эрђндећ?

- Мин биш яшьтђн туйларга йери идем. Туйларда йерегђндђ мине йебђрђлђр иде тыћнарга. Шул йырларны картлар ќырлый. Безнен авылда бик ќырчы картларыбыз бар иде.

Алар моћга салып озайтып ќырлыйлар иде, хазергечђ тњгел. Исемнђре - берсе була Утыр Абдрахман Њмђрович, Нђзњк бабай була, Акариф агай була, Абузяр агай була. Бездђ алар бик књбђњлђр, аларнын бљтенесен санап та бетереп булмый.

Вот алар йырлаганны мин тыћный идем дђ мин аларга ђйтђ идем: «Ђтилђрем, мин сезгђ берне ќырлыйыммы?» «Ђче, Абдулла, ќырлап кара!» Миннђн ќырлаталар. «Тђрђзђћ тљбендђ муеллар»ны, «Алтын кармак»ны, «Абдельмђн купич»ны, «Кримка бњрек»не њзлђренђ йырлый идем.

Алар ислђре китеп мића кул чабалар иде: «Бак, ди, биш яшьлек бала без бер ќырлаганны исенђ алып безгђ йырлый!»

- Абдулла абзи, элке сез яшь чакта татарлар њз йырларын йырлаганнар, тыћнаганнар. Ђ хазерге яшьлђр инглиз-американ, урыс йырларын тыћнап њсђ. Сез бу дљньядан киткђч, халыкта сез ќыйган, саклаган йырлар калырмы?

- Хазер ђлдђ ќырлаучылар бар. Но яшьлђр, канишны, бу ќырларга бик зур ђџђмият бирмилђр. Но безнен авылда ђлдђ бу ќырларны туйларда ќырлыйлар.

Безнећ авылыбызда ић таралган бер ќыр бар. Ул њз авылыбызныкы. Шуны ишеткђнегез бармы? Иса авылынын њзенен ќыры. Без аны мђќлеслђрдђ гимн диеп саныйбыз.

    Туган авылым, минем Иса суым,
    Суын књчкђч шунда болыны.
    Шунда њткђн минем балачагым,
    Сагынмастай тњгел урыны.

    Туган авылым, синећ артларыћнан
    Иске Иса суы сузылган.
    Шунда њткђн минем балачагым
    Књкрђгемђ ядкђр сузылган.

    Иса суым, синећ љслђрећђ
    Гидроузел таштан салынган.
    Џђрбер љйдђ, бљтен почмакларда
    Ильич лампалары кабынган.

    Туган авылым, синећ урманыћда
    Њсеп тора матур ак каен.
    Чит ќирлђрдђ Иса егетлђре
    Иллђрен сагыналар кљн саен.

- Абдулла абзи, синећ авыл хакимият органныры белђн мљнђсђбђтлђрегез ничек? Ярдђмнђре тияме?

- Пенсияне вакытында бирђлђр, шљкер. Мића бик ярдђм кыла авылыбызныћ председателе Мангутов Шђмил Шђњкђтывич. Нинди генђ ярдђм сорап барсам да, ул мине кире катярмый. Мин анарда эшлђдем кљп. Минем колхозда стажым кырык ел. Мин кљп председательлђрмђн эшлђдем. Беренче председатель иде Капкаев Мохаммђтќан Ибрахим улы иде. Аннан безгђ килде Кадошкиннан Захар Алексеевич [Али улы] Долотказин килде. Аннан Шђмил Шђњкђтывич. Биш парторг, унсигез завхоз алмашынды мин эшлђгинче.

- Авылыгызда нђчђллђр ярдђм итђлђр, сорауларыгызда отказ юктыр. Ђ республика књлђмендђ, югарыда, Саранскида? Сез Мордовия татарларынын ић атказанган фольклор саклаучысы. Ђ сезнећ турында бик књп Мордовия татарлары ишеткђннђре дђ юк. Мукшыларнын, эрзяларнын фольклор чыганакларын бик каты књтђрђлђр. Серафима Люлякина, Фекла Беззубова кебек эрзя фольклорчыларын мактап, тљрле званиелар биреп бик књтђрделђр. Ђ сезне республика књлђмендђ халык ишеткђне дђ юк. Ничек моны уйлыйсыз?

- Мин шулай аћлыйм. Мин урыс булса идем, мине бљтен Мордовия гына тегел, башка тљштђ дђ белерлђр иде. Татарларга кљп ђџђмият бирмилђр иде. Мине выт сез генђ књтђрдегез. И выт шул китап «Кояш кљн дђ чыга», шул књтђрде.

- Абдулла абзи, ничек сезгђ бђетлђр, шигырьлђр килђ?

- Мин дљресен сњлим. Выт тыћна. Резаковны Рљстђмне, бђетен кушканда, мин љч кен зђрђтлђрдђ кундым. Књмгђн кљненнђн љк йљри башладым. Тенне сђят уникедђ бара идем, дљрттђ килђ идем. Анын анда карточкасы тора. Мин тауга инде кљптђн йљрим. Карточкасын алам, выт багам, исемђ килђ. Тукта, выт шул куплет якшы. Анда кошлар да сайрами, тиха, бђк инде тиха. И шунда бђетлђрне уйлап-уйлап куплетын куплетка тљзђ бара идем. Дљрт кен эчендђ шоны эшлђдем. Аны њдђ беранча шомарттым. Выт мин шулай эшлим аларны. Мин тенне аларнын кљбесен кушам, кендез мин аны кушалмыйм. Тенне...

Минен шигырьлђрем бик кљп югалдылар. Мин язган идем... Безнен авылыбызда бер гаилђдђ биш егет китте фронтка. Мохаммђтша, Исмайыл, Абубђкђр, Њмђр, Усман Капкаевлар. Катьтылар Абубђкђр дђ Исмайыл гына. Ђ калганнары бетенесе фронтта югалдылар. Анын, Усман иде танкис. Шол танкысында янып њлђ. Фашизларнын ике танкыны ывата и шонда њзе дђ яна. Танкыдан чыкмый. Атя: «Не поддаюсь, все». И шол танкысында эчтђ яна. Мин бђетне оныттым инде. Ул бђк якшы бђет иде. Беренче куплетларын гына белђм:

    Кырык беренче елныћ июнендђ
    Гитлер безгђ сугыш башлады.
    Иртђн сђгать дљрттђ Брест каласына
    Фугасный бомбалар ташлады.
    Даџи Сталин кискен боерык бирде
    Ил кљчлђрен бергђ тупларга,
    Фашизмны ќимереп ќир йљзеннђн
    Њз ќирендђ њзен таптарга.

Вот шул гына калган хатеремдђ. Бђк ул озын иде, бер 25-30 куплет иде. Онытылды. Язучы булмады, кемгђ бик кирђк. Кушкан, кушкан. Ђлдђ кљп халык кызгана да. Бђк якшы бђет иде ул.

- Яшь чактан ук књзлђрећ якшы булса иде, син язармы идећ, йырлармы идећ, эле гади мужик кебекме торыр идећ?

- Мин аларны язар идем. Алар югалмасын љчен. Аларны халк белсен. Аларны халк укып, эчтђлеген укып, ничек атерга сезгђ, аларнын йљрђклђренђ дђрт керсен. Миндђ талант бар. Миндђ шол талант.

- Абдулла абзи, хазер син яћгыз торасын. Ник?

- Минем ике хатыным иде - берсе Алия, берсе Зђйнђп. Алар икесе дђ зђрђтлђрдђ, изге урында. Мин аларга атнакич саен диа кылам. Ђнилђремђ, туганнарыма, ике хатыныма. «Ђльхам»нарны, «Кљльхуалла»ларны укып њзлђренђ Аллахы Тђгалђгђ тапшырып диа кылам.

- Абдулла абзи, син ђтђсен, њмерем бетевенђ якынлаша инде, тагы бер 15-20 ел гына калды дисен. Алай, 100 елга тике торырга чама бар? Узган сигзђн елыћ юкка булмадымы?

- Юкка булмады, но књремнђр књп књрелде. 1937 елда бљтен Мордовиядан сукыр ыланнарны укырга ќидылар. Мин Чирмиш авылында Брайль азбукасы белђн укырга эрђндем. Аннан соћ безне Инсарга књчерделђр. Аннан соћ Ардатуга. Сугыш иде, ачлык. Калхоз кырыннан тљнне карток ырлый идек.

43-нче елны мђктђпне бетердем мин. Ардатовтан килдем њгђ. Сукырлар мђктђбеннђн. Њгђ килдем. Ђнием дђ, фронтта югалган братымнын хатыны бала белђн. Атђм, ђнием, чђй куй. Атя, ылым, бер генђ картук калган, атя, ыланга гына. Бетђ мине балта абухасыман тњбђгђ суктылар. Сьо. Ачлык. Нишлђргђ ђле. Йок, мин ачка тормыйм.

Мин должен аны ќићђргђ, мин ќићњче булырмын, ќићђм мин аны. Ђнием, мића бир бер капчык. Нигђ, ылым? Син изге телђктђ бул, нигђлеген сорама. Киттем ыстансия Инсарга. Вот безнен шундый ыстансы бар Кадошкиннан соћ. Килде скори поез. Челябинск - Москва. Мин шунын беренче вагонына утырамын да...

Мин бђк кљп йырлар белђм - урысча мин йљздђн дђ артык йыр белђм. Вайенниларны, халыкныкын, лирическиларны - мин бик књп белђм. Йљздђн дђ артыктыр. Башлыйм йырлый. Йырлый башлыйм, дљрт-биш вагунны узмадым, мића бер капчык ипи ќыелды, сыйр, колбаса, батон. Бер алтмыш килограмм булыр. Акчаны инде, аны кем дђ [бирми], сагынмыйм да.

Тђрбињдђ мин тешђм. Тешђм дђ шул бђк инде кићђнеп - бак, књпме мића прадукты ќиылды. Багам, тора бер таварняк. Паровоз тора Ковылкинга таба. Иштђм, пышылдый. Ярый, килђм паровоз янына. Килђ машинис яныма. Атя, в чем дело? Диђм - шулай-шулай. Ашаккыз келиме? Нђк, атя, келђмђсен? Ђтђм, выт сезгђ капчык, ни кирђк ашагыз, эчегез, мине сез ыстансия Инсардан Кадошкин уртасында бар разъезд 569 километр, атям, мине шунда итсђгез. Нђк, ђтђ, итмиек? Утырам да паровозга...

Ыстансаны уздык, разъездга туктадылар. Тешђмен дђ таягым кулда, аркамда капчыкнын весы да беленми. Килђм ут кабып бетђ. Килђм, бђк якшы. Њгђ йеттем. Тен в аккурат. Анай ачты. Ђтђм, анай, самавар куй. Юк, атя, нинди самавар. Ђтђм, њзем куям шашка белђн. Выт шол самаварны куйдым (књрсђтђ шифонер башына). Чђй каняды, капчыктан вес эстђлгђ тезђм, анда књп. Атям, анай, торыгыз. Анай торды: «Килен, тизерђк, бак, тизерђк». Килен пажар диеп белде. Аннан ылан тырды. Ылан ни алырга белми - мында да атыла, мында да атыла. Мында кылбасасы, мында батуны, мында сыйры, мында теге, мында бусы...

Выт шуннан киттем пака выт шул юл белђн. Нђк киттем, пытаму шты ачлык. Чљп тђ юк. Килен дђ, баласы бар, эшлиђлми, анай карт инде. Њзем тоже [инвалид].

Соћга инде илле дљртенче елда мине чакыра парторг. Хайров Ђхмђт Абдуллывич и Михал Иваныч Капкаев. Атя, хватит йырлап йерергђ, адя безгђ инде беранча калхозга ярдђм ит. Ну, атђм, мин калхозда нишлђрмен? Без сића эш табабыз. Вот идарђ, правление, син шаны сакла. Монда гаражлар булыр, нилђр булыр. Ну чтож, ђтђм, ни берерсез. Без сине ачка њтермђбез.

Шоны саклый башладым, саклыйм, машиналарын саклыйм. Минем бар иде дрессированный этем Тарзан, учоный минен этем бар иде. И шол этеммђн саклый-саклый кен кљрђ башладым, калхоздан икмђк берђ башладылар. Ай саен эшлђгђч берђр капчык бодай бирђлђр иде. Ђџђ, значит жить мужны. Тормышлар бара акрын гына.

Шоннан соћга инде, аннан ђлдђ ул гынамы, мында безнеке алты машина и бер-ике трактор. Да, ђтђ, син инде урамда њзлђренђ су канят. Куйдылар бђк зор титан, куйдылар бер тонна ярымнык. Шоны, њзенђ су ташый идем салазкада. Су ташыгач шоны канята идем. Шау-шау кани иде су. Бер вакытны безгђ килђ парторг Олухов. Ул бђк начитанный кеше иде. Ул соћга таба эшлђде редактором «Красный Мордовия».

Кротов, ты здесь што? Ђтђм, татарам чђй кипячу. В чом нуждаешься? Ђтђм, насчет крыши, ђтђм, выт шифер нету. Њземђ бер кягызь язды да, атя, йертђгђ бар да, ђтђ, Кадошкинга, получай. Шунда барып Кадошкинга йљз лист, теге, метровойларны, шифер алдык.

И шаныман ызба башын да яптым. Калхозда эшлђгђч мин шолай инде кљн књрђ башладым. Куйларым бар иде, кђзђлђрем бар иде. Хатыным бар иде, Алиям бик матур иде. Ул да инде соћга таба калхозда эшлђде. И выт шулай кен кљрдек. Эшлђдек. Мин бер дђ авырсынмыйм ике фляганы тота идем дђ текђ ярдан менгезђ идем дђ салазкига куя идем.

Мин бђк таза тегел, чђя мин какуй-ты. Мин хазер дђ чђя. Мин тернированный кеше. Чђя значит крепкий. Мђктђптђ безне эрђттелђр физзарядка, мин ђле дђ кен саен эшлим физзарядка - ауланам, нитђм, баш эстђ тырам. Ни генђ эшлђмим. Мин тернированный кеше. Њзем инде карт та. Се равно бирелмим.

- Абдулла абзи, 80 яшећдђ хазер йыгыра йерисен, њзећ књрмисен, ђ бетен нђрсђ кулыћнан килђ.

- Мин бђк сыллы пытаму шты. Мин тумышлы шулай, ђ тумышлы кеше инде эрђнђ. Ул инде тернировать ителђ.

- Абдулла абзи, сића тормышта нђрсђ ић књбе ошый?

- Мића ќырлар, музыка, фольклор ошый. Якшы китяплар выт мин тыћныйм магнитофоннан. Мин почетный член Всероссийского общества слепых Мордовского правления. Мин учетта торам Саранскида безнен сукырлар љчен библиотекада. Мића алар шол китяпларны йебђрђлђр. Китяпларны мин тыћныймын да њзлђренђ кире почтаман йебђрђм.

Мин ленталарнын качествасын язам - кая обрыв, кая нђрсђ. Алар кићђнђлђр, тагы да якшы китяплар йебђрђлђр. Татарча мића алар Казаннан соратканнар, аны мића йебђрделђр. «Сират књпере». Сталин ничек издевать ителгђн большевик Мирсђет Султангалиев эстендђ. Бђк инде мин даже йыладым.

- Абдулла абзи, дљньяда нђрсђлђрне яратмыйсыћ?

- Мин бђк яратмыйм шол каракларны. Мин бђк яратмыйм и выт кемнђр кешлђрмђн издевать ителђ. Кем нахак сњзлђр сњли. Кем яћгалый. Выт мин шундыйларны сњмимен.

Хазер каракларны аеплап та булмый. Яшьлђр хазер нђк ырлый? Атя, эш юк, мића эш давай, ырламамын.

- Абдулла абзи, син бик авыр заманаларда поездларда, пароходларда йерегђнсен. Ул вакыт бик књп караклар булган. Алар белђн эшлђрећ нинди иде синећ?

- Юк, мин аларман занимать ителмђдем. Мин пароходларда, рестораннарда йырлый идем. Аккордеонда уни идем халкка. Караклар мића катышмыйлар иде. Минем кесђмдђ акча йери иде, алар бездилђргђ катышмый, Алладан куркалар иде, наверны. Кљпме мин йередем, њмердђ бер тиен дђ алмадылар.

Ике каракман очрашкан идем, шоны сњлием. Тештем разъездга, њгђ килђм. Ђстерханнан килђм. Багажым - балыклар анда, чемоданнар, калды разъездда. 50-нче еллар иде. Ике мужик арттан килђ. Пажалуста, дай нам 500 рублей денег. Атям, ђле мыны бирмђсђм, алар хазер вес акчамны ала. Акча кљп минеке, бер унбиш мећ булган иске акчаман. Я, ђтђм, мђгез, бирдем. Через три дня вернем. Ярый, атям инде, бу хайырымнан булсын. Бер љч кен узмады, киттем Рузайга. Рузайга киттем, утырдым поездга Куйбышевка. Барам инде шул Самарага. Бу ике кешем мића - вот вам, пажалуста, ваши деньги - две тыщи рублей. Акчаны кире бирделђр. Мин аларга 500 сум, алар мића 2000 сум. Атђ, за выручку. Мин болай каракларман связь не имел.

Мин вагон-рестораннарда тоже йырлый идем. Бер дђ бер заманны Рузаевкада мин аккордеонда йырлыйм, эшалон килде. Солдатлар тешђ тљпсез - дай нам цыганочку! Йырлыйм цыганочку, биилђр, нитђлђр. Каршыма килђ бер кеше, болай књрми идем. Ну што, фронтовик? Нет, атям, я не фронтовик. Атям, я пою, отомщу за брата. Мой брат пропал на фронтах Велики Атечествени вайны. Вот, атям, я пою, чтобы отомстить врагу. Берсе атя, пойдем. Мине кергезђлђр вагонга. Њземђ кирзовый итеклђр кигезделђр, ђлдђ киемнђр соћ сђлђмђ иде, гимнастерка, пилотка, вес порядок. Берсе атя, вот ты поедешь с нами. Где-нибудь встретится санитарный поезд, мы тебя ссадим и обратно поедешь. В аккурат очрады Сасовода. Шонда санитарный поездга утырдым да, нђчђлнегенђ атя, бу егетне югатмагыз, бу, атя, булышыр. Ну, мин сорашам, кайсы, атям, вагоннар. Адя, ђтђ, мин сине йеретђм. Керђм первый вагунга, йырлыйм. «Темный ночь», «Землянка»ларны, «Борода»ны. «Борода»ны йырлыйм да вес берче вагон торды. Смотри, атя, человек, атя, тоже слепой, но, атя, ул поет.

    То разведка, то засада,
    Стричься-бриться некогда.
    Неизбежная досада
    Партизану борода.
    Борода ль моя, бородка,
    До чего ж ты отросла.
    Говорили раньше щетка,
    Говорят теперь метла.
    Эх, парень молодой,
    А хожу под бородой.
    Я не беспокоюся,
    Пусть растет борода до пояса.
    Вот ужо прогоним фрица,
    Будем стричься, бриться.
    Стричься, бриться, наряжаться,
    С милкой целоваться.

Мин бђк кљп вайенныйларны белђ идем. Бђк кљп. Йырлыйм икенче вагунга. Мића бирђлђр, юк, атям, ничего, атям, мне от вас не надо. Спасибо, сђятен бирђ, нет, нет, нет. Мин бер зат та алардан алмадым ришительне. Йырлыйм и мића шул вакытта эшалондагылар, мића књп бирделђр талоннар.

Талон нидер? Талон шол - џђр зур узловой стансыларда столовыйлар бар иде, вайенныйлар љчен. Шол талонны берђсен дђ первый, второй, 600 грамм икмђк. Третий ђлдђ какао, эле компот, эле кофе. Мића шанда бик кљп ќиылды. Килђм Рузаевкага. Катям да инде Рузаевкага сућга, кђрђм столовыйга. Анда тљпсез солдат. Ребята, кто голоден? Кемгђ икене, кемгђ љчне, официанга бишђрне бирђ идем. Шолай вес береп бетерђ идем. Њземђ бер ике-љчне калдыра идем. Мин аларны бер дђ сатмадым, шол талоннарны, вес солдатларны ашата идем. Вот шундый хальлар иде. Аны сњлђп тђ бетерергђ юк.

Кљп кљрљлде, кљпме йередем - њмердђ егылмадым, согылмадым. Поезларда кљпме, пароходларда кљпме йередем. Выт согылмадым, тренированныймы, ниме. Њмердђ согылмадым, егылмадым.

- Абдулла абзи, эвећдђ этећ, мачыћ бар.

- Этем бар, Шарик, мачым, песђйемнен исеме Харис. Мин аларман сњлим, сњлим. Харис, ашаћмы кели? Итме, пелминме, ни њзећђ берием? Шарикка да, Шарик мине йеретђ зђрђтлеккђ. Хыть нинди буран булсын, мића кђрђк зђрђтлђргђ барырга. Мин мђетлђр эстендђ диа укыйм. Шарик белђ, мин китђм, ул алныдан бара. Ул миннђн бер метр алныда бара. Качан бђк буран була, ул сукмактан итђ. Ул сукмакны књрђ. Зђрђтлђрнен кабагына итђ, њзе кала. Мин барам, мђетлђргђ укыйм-нитђм дђ, њгђ дђ китерђ.

- Абдулла абзи, ђ кем сића њдђ ярдђм итђ?

- Минем ярдђмчем плђмђннегем, плђмђннегемнећ катны, ике киленнђре. Плђмђннегем Равиль Ариф улы Альмяшев, катны Тахир кызы Адилђ. Вес минем тормышым, акчаларым яздырган алар артына. Њлсђм вес алар хуќа булырлар.

Хазер пелмин ашадык, алар мића ясап китерделђр. Арака эчмим, тђмђке тартмыйм, акчам ашка китђ.

Мин ашарга бђк яратам. Ит бђк яратам ашарга. Бозау ите ашыйм. Кывырып та ашыйм, пешереп тђ ашыйм. Мин ни генђ эшлђмим. Эшлимен мин котлетлар, отбивнойларны эшлим мин, вес эшлим мин њзем.

Чђй эчтек абрикос вареньесыман, аны њзем эшлђдем. Сукырлар љчен «Домоводство» китабы буенча укып вареньелар эрђндем эшлђргђ. Ничек канятырга, књпме канятырга, књпме салырга, ничек багырга.

Аласын да чђйтабакка саласын, багасын ќђелђ ђлдђ, юк, ђлдђ кђрђк канятырга, ќђелмђсен штыбы, кучада торса инде, алырга вахыт аны. Ќђелсђ, ди, йертђрђк.

Сезнећ 12 январьдагы радиотапшыруыгызда бер хата чыкты - шомырт урысча «сирень» тегел, «черемуха» була, ђ безнећ авылда шомыртны «муел» диеп атялар. Шундый безнећ авылда гына йырлана торган бер йыр да бар:

    Тђрђзђћ тљбендђ муеллар,
    Муелларга кунган былбыллар.
    Алырмын, канатым, алмый калмам,
    Њтеп тђ генђ китсен бу еллар.

    Тђрђзђећ тљбендђ тућгандыр,
    Анда асыл кошлар кунгандыр.
    Књп замандин бирле књргђнем юк,
    Сандугач тик сылу яр булгандыр.

    Комачтай књлмђгећне кем теккђн,
    Њтђли књренђдер тђннђрећ.
    Чыгып та киткђндђ суырып њптем,
    Ђлдђ бетми авыздан тђмнђрећ.

- Абдулла абзи, хазер яшь чагыћа катялсаћ, нишлђр идећ?

- Мин хазер яшь булса идем, йырлар чыгарыр идем.

- Рђхмђт, Абдулла абзи, мђћге яшђ.

P.S. Июль аенда без Абдулла абыйда кунакта идек џђм аныћ тагы бер шигырен язып алдык:

    Иса авылында ќиде мђчет иде,
    Картлар йљределђр ќомага.
    Ќиде азанчы изге азан ђйтте,
    Авазлары яћгырады џавада.

    Сталин боерыгы хљкем сљрде -
    Динне таптадылар, диннђн кљлделђр.
    Муллаларны авыллардан ќыеп,
    Ерак Себерлђргђ сљрделђр.

    Мђчетлђр ќимерелгђн, манаралар ауган,
    Дин тђртибе киткђн авылдан.
    Картларыбыз њксеп-њксеп, кочаклашып елаштылар
    Бу нђфрђтле ачы кайгыдан.

    Ислам дине югалмады,
    Яћадан ђйлђнеп кайтты Россияга -
    Дљнья књрде - ђби-бабаларыбыз
    Торган изге ќирлђргђ.

    Ислам дине, мђћге яшђ, дингђ љндђ,
    Татарлар яшђгђн иллђрдђ
    Яћадан мђчетлђр салына,
    Биш вакыт намазлар укыла,
    Шђџђрлђрдђ мђдрђсђлђр ачыла.
    Татар халкы дингђ омтыла.

    Озаккамы барыр шатлыклар,
    Тагын сљрелмђсме динебез?
    Бу сорауга кем дђ ќавап бирђ алмый
    Дин язмышын алдан белмибез.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru