«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№8, 23.06.1998


И ТУГАН ТЕЛ, И МАТУР ТЕЛ...

Наилђ НАСЫРОВА

Наилђ НАСЫРОВАЯћа гасыр башланырга ике ел вакыт калды. XXI гасырда белем алуга кызыксыну, гыйлемгђ омтылыш артырмы? Татар њз татарлыгын танытырмы? Шул џђм башка бик књп сорауларга ќавап табасы килђ.

Бњгенге кљндђ Мордва Республикасында татар милли мђктђбе диеп саналган 15 урта, 8 тулы булмаган урта, 6 башлангыч мђктђп эшлђп килђ.

Заманалар њзгђрђ, халык тарихи байлыкка яћа књзлек аша карый. Яћалыкны тануда књп кенђ авырлыкларны ерып чыгарга туры килђ. Ялгышлар, кимчелеклђр тормыш авыр булганлыктан тагы да кискенрђк тоела. Кайбер вакытта кљндђлек проблемалардан яныбызда булган яхшылыкны књрми башлыйбыз, зур артыннан куганда, азны таптап узабыз.

Шућа књрђ мин яхшылык турында, татарныћ акылы турында сњз алып барырга телим џђм уку-укыту, тђрбия бирњ љлкђсендђ кайбер мђсьђлђлђргђ туктап китђргђ булдым.

Балаларны туган телдђ укыту џђм тђрбиялђњ, милли аћ формалаштыру, џђръяклап камил шђхес тђрбиялђњ - килђчђкнећ таянычын булдыруда тљп юнђлешлђр. Замана њзгђрђ - без њзгђрђбез, тормыш-кљнкњреш њзгђрђ. Мукшылар арсында - мукшыланып, урыслар арсында - урысланып бетђ язуны туктатып, њзебезнећ татарлыгыбызны курыкмыйча ђйтђ ала башладык.

Ана телен љйрђнњгђ кызыксыну артты. Ђлегђ кадђр љйрђнелмђгђн мђктђплђрдђ татар телен љйрђнђ башладык. Милли њзаћ артты. Мђктђплђрдђ њзгђ-реш-лђр белђн бергђ авылларда да яћалыклар туды. Ђйтелгђн сњзлђргђ дђлил итеп татар авылларында бер-бер артлы мђчетлђр салынуын, халыкныћ динебезнећ кайтуын китерсђк, без хаклы булырбыз. Ђлегђ кадђр булмаган тагы бер яћалык - татар теле џђм ђдђбияты укытучыларына белемнђрен њстерњ мљмкинлеге туды.

Ђмма татар теле џђм ђдђбияты белгечлђре ђзерлђњ проблемасы сакланып кала. Ичалки педагогия училище-колледжында 5-9 классларда татар теле џђм ђдђбияты укыту љчен белгечлђр ђзерлђнђ, лђкин аларныћ саны ќитђрлек тњгел. Мордовия педагогия институтында татар теле џђм ђдђбияты белгечлђре ђзерлђњ бњлеге ачылса иде!

Республика књлђмендђ љч ел беррђттђн «Туган телне белњчелђр» дип аталган татар теле џђм ђдђбияты буенча олимпиада уздырылды. Мордовиянећ тљрле почмакларында яшђњче татар балалары њзлђренећ белемнђрен сынады џђм бер-берсе белђн аралашты.

Яше-карты љчен зур бђйрђм булган олимпиада ике ел Лђмберђ район њзђгендђ њткђрелде. Ђдђбият, тел, драматургия секциялђрендђ эшлђп арыганнан соћ, тирђ-якта дан тоткан концерт осталары кљче белђн оештырылган матур концерт тыћладык, район китапханђсендђ тарихта эз калдырган ђбилђребез белђн очрашу кичђсендђ катнаштык. Рухи џђм финанс ярдђм кулы сузган љчен озак еллар Лђмберђ районын ќи-тђк-лђгђн Кђбир Абдуллович Альмяшевка зур рђхмђт!

Мђгариф љлкђсендђ армый-талмый эшлђњчелђргђ: район мђгариф бњлеге ќитђкчесе Юнир Бясырович Мензуллинга, район методик кабинеты ќитђкчесе Галия Хусаиновна Максутовага, бљтен тормышын агарту эшенђ багышлаган Сания Мухаммедќановна Умяровага, татар теле џђм ђдђбияты буенча район мђгариф бњлегендђ ќаваплы методист Альфия Алексеевна Ерзинага џђм Лђмберђ беренче мђктђп директоры Шамил Хусаинович Кантеевка зур-зур рђхмђт!

Республика књлђмендђ њткђн олимпиадаларны балалар шатланып, кљтеп алалар. Ул гына да тњгел, ќићеп чыгучылар регион олимпиадасында катнаша алалар. Беренчелекне яулаучыларга «Сђлђт» лагерендђ тђннђренђ кљч ќыерга, белемнђрен арттырырга мљмкинлек туа.

Љч ел буена «Мордовсоцбанк»ныћ директоры Фђрит Фяттахович Мамин њзенећ финанс ярдђме белђн балаларны шатландыра. Ирек Дамирович Биккинин бљтен кљчен кызганмыйча татар балалары љчен тырыша. Аларга да зур рђхмђтлђр!

Майныћ матур кљннђрендђ Рузаевка районы Татар Пешлђ урта мђктђбендђ Љченче республика олимпиадасы њтте. Шђриф Камалныћ туган якларында теллђрен, диннђрен югалтмаган халык яши икђн. Зур авылга ямь биреп торган матур архитектуралы мђчет њзенђ тартып тора. Ђ 91 яшьлек мђктђп ђле дђ њзенећ укучылары, укытучылары белђн мактала.

Татарлыгын югалтмаган татарлар љчен янып яшђгђн кунакларыбыз, алар ук безнећ спонсорларыбыз, безнећ галимнђребез, эшкуарларыбыз арасында бересе - Информатизация Академиясенећ беренче вице-президенты Абдулхак Абдулгафурович Салимов. Балаларга ќылы сњзлђре белђн телђклђр телђгђннђн соћ, олимпиадада татар теле џђм ђдђбияты буенча ић эрудицияле, белемле дип табылган Гљлнар Капкаевага Информатизация Академиясенећ грамотасы тапшырылды.

«ЭГО» акционерлык ќђмгыятьлђр тљркеме президенты, Саранск шђџђренећ совет депутаты Юнир Биктяков зур бњлђклђрен олимпиадада катнашучыларныћ барысына да ќитђрлек алып килгђн. Ул ќићњчелђргђ љстђмђ бњлђк итеп татар ќырчыларыныћ матур ќырлары язылган кассеталар тапшырды.

Мордовия Дђњлђт Ќыелыш депутаты Шамил Бикмаев олимпиаданы оештыруда финанс ярдђме књрсђтте. Аларныћ барысына да зур-зур рђхмђт!

Килђсе елга олы кунакларыбыз татар теле џђм ђдђбияты буенча олимпиаданы тагы да югарырак дђрђќђдђ њткђрњ љчен ярдђм итђчђклђре турында ђйттелђр.

Драматургия секциясында килђчђк язучылар, драматурглар кљчлђрен сынадылар. Беренчелекне Ромодан районы Алтар урта мђк-тђбенећ 8-нче класс укучысы Зульфия Илькаева алды. Икенче урынга Иса урта мђктђбе укучыларыныћ пьесасы лаеклы дип табылды. Исалыларныћ иќат группасында Гљл-нар Капкаева, Наилђ Кильдеева, Диляра Мусякаева иде. Љченче урынны Дубенка районы Ломат урта мђктђбенећ 7 класс укучысы Ренат Муракаев алды.

Заманныћ њзгђрњенђ карамастан, ана сљте белђн кергђн телебезне, культурабызны, тарихыбызны яратып яшь буынга озак еллар љйрђткђн љчен Мђгариф министрлыгы Мактау грамотасы белђн тњбђндђге укытучылар бњлђклђнде:

Мяльзина Алия Хусяиновна - Рузаевка районы Югары Љрлђдем авылы мђктђбе; Ляпина Сђгидђ Ахметовна - Кадошкино районы Иса авылы мђктђбе; Якупова Гелќиџан - Лђмберђ районы Пензятка авылы мђктђбе; Горбунова Равилђ Сирачевна - Рузаевка районы Татар Пешлђ урта мђктђбе директоры.

Зур-зур рђхмђт сезгђ!

Ана теле, туган тел, татар теле дип йљртђбез без њз телебезне. Џђр миллђт кешесе љчен ић моћлы кљй - њзенећ милли кље, ић матур, ић кадерле - њзенећ туган теле.

Татарны татар иткђн, яхшылыкка юнђлт-кђн ул безнећ туган телебез. Яратыйк, саклыйк ул безнећ ана телебезне. Тел яшђгђч, халык яши ул.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru