«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№4-5, 10.07.2001


САЛАВАТ –ТАТАР ЭСТРАДАСЫНЫЋ СЊНЂ БАРГАН ЙОЛДЫЗЫ – САРАНСКИДА

Ирек БИККИНИН

22 майда Саранскида Республика Мђдђният йортында Салават Фђтхетдиновныћ Мордовияда беренче концерты булды.

Ђлбђттђ, безнећ республика књлђмендђ бу бик зур вакыйга иде. Бездђ бер урында мондый књп татарлар бердђн кайчан да ќыелганы юктыр диеп ђйтергђ була. Тљрле ерак авылларда яшђњче татар кешелђре тагы кайда очраша алыр иде? Ђ алар бик књплђп килгђннђр иде. Књптђн онытылган яшьлек дуслары да монда књрештелђр.

Ђлбђттђ, Салават чын татар мачосы - муенында калын алтын

Ђлбђттђ, Салават чын татар "мачо"сы - муенында калын алтын чылбыры да бар.

Концертныћ тышкы књренеше бик яхшы иде, бик шома, оста эшлђнелгђн. Берничђ кечкенђ телекамера артистларныћ йљзлђрен, гђњдђлђрен џђм хђрђкђтлђрен сђхнђ артындагы зур экранда зурайтып џђм ачык итеп књрсђттелђр – бернинди бинокль да кирђкми. Салават залныћ ић арткы рђтлђреннђн дђ бик яхшы књренде.

Мондый сђхнђ књренешлђрен Мордовиябезнећ бер мукшы-урыс артистлары да эшли алмый. Салаватныћ татарлыгы белђн горурланырга була.

Билетларныћ бик бђя булуына карамастан (партер – 200 сум, балкон – 100 сум), бик књп кешелђр концертка элђгђ алмадылар. Мин њзем дђ (ђлбђттђ, билет ќитмђњ сђбђбе буенча тњгел, ярлылык буенча гына) концертка элђгђ алмас идем, ђмма бђхетем бар икђн ђле – хатыным белђн икебезгђ “Татарстан” сђњдђ йортыннан чакыру билетлары тђтеде.

Љч сђгатьлек концерт 30-40 минут кебек кенђ њтте. 1100 кешелек зал туп-тулы иде, љстђмђ утыргычлар да куярга туры килде. Моћа да карамастан, кайбер билетсыз кешелђр (ничек залга узганнардыр инде, улсы билгесез) концертны аягњрђ басып карадылар. Салаватны халык ярата бит.

Ибрагимовлар гаилђсенећ хыялы тормышка аша - берничђ

Ибрагимовлар гаилђсенећ хыялы тормышка аша - берничђ минуттан соћ алар Салаватныћ концертына керђчђклђр.

Салават сђхнђдђ берничђ кат њзенећ Саранскига Лђмберђ районында туып њскђн џђм хђзер Ульяновскида яшђњче эшмђкђр Рђшит Курмакаев тырышлыгы белђн килгђнлеген кабатлады. Моны Салават кат-кат кабатлап сђхнђдђн ђйтте. Улсы шулай, ђлбђттђ, ђмма Шамил Бикмаев џђм аныћ “Татарстан” сђњдђ йорты ярдђме булмаса, бу концерт “вряд ли” була иде.

...Мића њземђ аеруча биюче џђм жонглер Марат Нигмђтќанов ошады. Бик оста бии инде бу ќегет.

Салаватныћ концерты ућышлы булыр диеп кљтелде, ђлбђттђ. Шулай булды да, халык бик рђхђтлђнде. Ќырлар гына тыћлап тормадылар, актив рђвештђ Салават командасы тђкъдим иткђн инсценировкаларда катнаштылар. Мђсђлђн, хатын-кыз арасында њткђрелгђн “Ић озын толым” конкурсында сђхнђ озын чђчле кызлар, хатыннар белђн тулды. Авылда егет кыз урлап, аннан соћ аћа љйлђнњ сценасында яше-карты катнашты. Бер ђби сыер (сыер дигђне бер ирнећ дњрт бармагы) сауды, ђтђч (бу бер урындыкка баскан мужик) кычкырды, исерек мужик (Таула авылыннан бер ир, минем ыру малае) авыл буенча сыра эчђ йљреде, њгез (ђзмђвердђй бер яшь ир) мљгезлђре белђн халыкны љркетте, џђм башкалар. Мђрхум ђнилђргђ багышланган видеоклип та бик књплђрне елатты.

Сњз дђ юк, халык Салаватны ярата.

Сњз дђ юк, халык Салаватны ярата.

Ђле мактаудан критикага књчиек.

Салават џђм аныћ командасы кешелђрнећ ић югары хислђреннђн дђ файдаландылар – ата-анага, балаларга, њз татар халкына џђм татар теленђ мђхђббђт, ир белђн хатын-кыз арасындагы мђхђббђт, џђм башкалар.

Шулай ук алар кешелђрнећ ић тњбђн хислђрендђ дђ уйнадылар – секс, кешене мыскыллап изњ, кешедђн кљлњ, кимсетњ. Ђмма Салаватныћ концерты барышында тагы бер кљтелмђгђн тема бар иде. Ул – гомосексуализм темасы. Салават џђм аныћ артистлары “зђћгђр” (голубой) темасына яћадан-яћа кайттылар, ђйтерсећ, бал сљртеп куйган бу темага.

Ђлбђттђ, артистлар арасында “зђћгђрлђр” књп инде, улсы билгеле. Салават њзен ђллђ нинди “крутой мачо” (“мачо” диеп Латин Америкасында дорфа џђм бик сексуаль иргђ ђйтђлђр) диеп књрсђтергђ тырышты – гел њзенећ автогонкаларда узышуын сљйлђп торды, њзен хатын-кызларны бик књплђп “ниткђн” кебегрђк књрсђтте.

Ник соћ син шундый “крутой мэн” булсаћ, ник соћ бу “зђћгђр” темага (ягъни кайбер ирлђр арасында булган табигатькђ каршы мљнђсђбђтлђр темасына) борыласыћ? Њзећ дђ шундый ук “зђћгђр” тњгелме дигђн сорау туа.

Оятсызлык сђхнђдђ књп иде, Салават вакыты-вакыты белђн њзен чын хам кебек алып барды. Мђсђлђн, бер моментта шундый књренеш булды – имеш, аныкы ашыгына ќитђрлек. Аннан юморист иптђше “шиклђнеп” сорагач, ачыкланды – Салават ашыгына кадђр хатын-кыз толымнарыныћ озынлыгын књрсђтђ икђн. Ђ халык бит кљлеп тђ љлгерде инде. Ни телђгђнен ђйтте инде Салават, туйгынча дућгызланды, “халык ашар”, диеп уйлый торгандыр, књрђсећ. Чыннан да, халык ашады, – кем дђ сызгырмады да, сђхнђгђ дђ чыгып бер-икене колак тљбенђ салмады. Ђ бит анда ирле-хатынлы кешелђр иде, балалары белђн килњчелђр дђ аз тњгел иде.

Янымда утырган бер егет ђйтње буенча: “Ну, парниша быкует!” (Чынында “парниша” диеп ђйтмђде, катырак ђйтте, ђмма улсын газетада язарга ярамастыр). Ђйе, “њгезлђнде” Салават, књргђзде без књрмђгђнне, ишеттерде без ишетмђгђнне.

Тагы бер мисал. Салаватка књп запискалар килђ барды. Бер Алсу исемле кыздан да язу килде. Ул бњген туган кљне булганлыгын язган џђм ќыр сораган.

Салават њзенећ кайдадыр шулай кунакта булганда Алсу исемле кызны иркђлђп ђйтергђ телђп “Алсучка” диеп ђйткђнен кљлеп-мыскыллап сљйлђде. “Ђле монда да, Саранскида, ничек соћ ђйтием, ди. – Алсучка дисђм бик дорфа булыр, Алсука диеп ђйтергђме?”

Халык кљлђ. Кемнђн кљлђ? Ник соћ без мондыйлар – безне мыскыллыйлар, ђ без кљлђбез?

Тагы бер дућгызлык йљрђкне яндырды. Салаватныћ программасы “Сезгђ илтђ юлларыбыз” диеп ђйтелђ џђм артистлар “Голубой вагон”да баралар, имеш. (Џаман “голубой”лар темасы). Янђсе, Салават татар ќырчылары љчен бер поезд тљзергђ кушкан. Шул поездныћ “купейный” вагоннарына татарларныћ бик яхшы ќырчыларын утыртырга кушкан, “плацкарт” вагоннарга уртача ќырчыларны, ђ инде “общий” вагоннарга – калганнарын, ни ќитте ќырлаучыларны. Купе вагоннарга утыртырга кем дђ табылмаган имеш, яхшы татар ќырчылары юк, янђсе. Плацкартка утыртырга берничђ татар ќырчысы табылган икђн, ђ “общий” вагоннар туп-тулы, имеш. Ђ њзе Салават СФ вагонында бара икђн. Димђк, Салават – татар эстрадасыныћ бердђнбер “йолдызы”, ђ аныћ янына якын басарлык бер ќырчы да юк икђн.

Моныћ белђн генђ чиклђнмђде Салават. Татар эстрадасыныћ ић яхшы ќырчылары турында – Айдар Галимов, Зљфђр Хђйретдинов, Фирзђр Мортазин, Асаф Вђлиев, Хђмдњнђ Тимергалиева, Хђния Фђрхи џђм башкалар турында – кљлеп-мыскыллап сљйлђде. Нђкъ инде Николай Фоменко стилендђ. Аларныћ ќырларыннан кайбер сњзлђрне алып туйгынча мыскыллады њзлђрен. Кайсын “хатын-кызны 5 минут кына ярата ала” дип, кайсын “ай, кыска” зарлана дип. Бу бик ќирђнгеч иде, чынысын ђйткђндђ, оят.

Сђхнђдђ ике бик озын аяклы кыз биеп-ќырлап тордылар. Алар њзлђренећ хђрђкђтлђрен бик матур, сексуаль, эротик џђм њзенђ тарта торган диеп уйлый торганнардыр, ахрысы. Ђмма чынында бу хђрђкђтлђр ничектер сылсыз иделђр (хореографлары, књрђсећ, булдыксыз), ђ вакыты-вакыты белђн ниндидер ђшђке, пычрак, оятсыз иделђр.

Салаватныћ килњенећ яхшы яклары бар, ђлбђттђ, – халык яраткан ќырчысын терелђтђ књрде, тыћлады, Мордовия татарлары бер ќиргђ књбђњ ќыелып бер-берсен дђ књрделђр.

Књћел њзгђ нђрсђдђн тљшђ – безнећ татар артистлары да, урысларга багып, халыкныћ ић тњбђн хислђрендђ уйныйлар – оятсызлык, хамлык шундый зур књлђмнђрдђ кулланыла, искитђрлек. Татар халкыбызда да мондый оятсызлыкларны алкышлар белђн каршы алу кић колач ќђйгђн икђн, шулсы начар.

И Ходаем, књћеллђребезне дућгызлыктан бушатса идећ!

Шамил Бикмаев (микрофон белђн) џђм Ринат Альмяшев

Шамил Бикмаев (микрофон белђн) џђм Ринат Альмяшев (Салаватныћ ућ ягында) концерт беткђч артистларга џђм аеруча Салаватка њзенђ рђхмђт сњзлђре ђйтђлђр.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru