«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

АЗАТЛЫК РАДИОСЫ ӨЧЕН ИРЕК БИККИНИН


МОРДОВИЯДА ШӘХСИ СТИПЕНДИЯЛӘР ПРАКТИКАСЫ ҮСӘ БАРА

Хәбәр 2003 елның 24 февралендә язылды.

Азатлык радиосын тыңлаучылар белә инде – Мордовияда ярлы, әмма сәләтле татар студентлары өчен ике шәхси стипендия бирелә. Бер стипендияны Алматы шәһәрендә яшәүче компьютерчы-программист Руслан Абдулхаликов түләп тора, икенче стипендияны – Мәскәү шәһәреннән Марат Девлет-Кильдеев.

Беренче стипендияне 2001 елдан бирле Мордовия университетының медицина факультеты студенты Гульнара Капкаева алып тора, ә икенче стипендия 2002 елның апреленнән Саранскида педагогия институтының физика-математика факультетында укучы Асия Кармышевага бирелде.

Бу көннәрдә Мордовия Республикасында шундый тагы бер стипендия биреләчәк дип игълан ителде. Бу өченче стипендияны күренекле эшмәкәр Шәмил Бикмаев бирәчәк. Шулай итеп, татар дөньясында моңа кадәр күренмәгән һәм беленмәгән яңа нәрсә – шәхси стипендиялар түләү практикасы – Мордовияда үсүен дәвам итә.

Россияның татарлар яшәгән үзгә төбәкләрендә мондый шәхси стипендиялар турында әлегә ишетелгәне юк, кызганычка каршы. Ә бит халкыбызның киләчәге өчен бу бик мөһим эш.

Бу шәхси стипендия түләүнең үз кагыйдәләре дә бар. Шәхси стипендияны аерым бер кеше үзенең шәхси акчасыннан матди ярдәм рәвешендә түләп бара. Мондый стипендияны алучы студент яки укучы бик яхшы укырга тиеш, һичшиксез сәләтле булырга тиеш, татар теленә һәм мәдәниятенә мөнәсәбәте дә мөһим. Әлбәттә, гаиләсе материаль яктан яхшы яшәгән студентларга мондый стипендия бирелми.

Кызганычка каршы, акча белән проблемалары булган гаиләләрдән студентлар күп түгел шул. Акчаң булмаса, югары уку йортында укырга керүе дә хәзерге заманда бик авыр. Әмма укырга керәлгән ярлы студентларга ярдәм итү бик кирәкле. Шәмил Бикмаев, үзенең стипендиясын игълан иткәндә, шулай әйтте: “Сәләтсез кешеләр болай да югары урыннарга менәләр, шуннан сәләтле кешеләргә ярдәм итәргә кирәк”, диде.

Шәмил Бикмаев Мордовия татарлары арасында иң бай кеше дип санала. Ул Мордовия республикасы башлыгы Николай Меркушкинның киңәшчесе дә, “Якташлар” җәмгыятенең шәрәфле рәисе дә. Ел саен Шәмил Бикмаевның хәйрия максатларына, ягъни матди ярдәм һәм хәер-садакага 300 мең сумга якын акчасы китә. Ул кемгә генә акча бирми – төрле конкурсларга да, музейларга да, Ләмберәдә татар мәдәни үзәгенә дә. Әле менә, шәхси стипендиялар бирелә башлануга ике ел тулганда, Шәмил абый бу практиканың әһәмиятен аңлады һәм үзе дә бер ярлы, әмма сәләтле татар студентына шәхси стипендиясын бирә башларга әзерлеген белдерде.

Шулай итеп, тиздән Мордовияда тагы бер татар студентының хәле күзгә күренеп уңайланыр. Бу стипендияга берничә кандидат булса да, кемгә ул эләгер, әлегә билгесез.


© «Татар газетасы»
E-mail: irek@moris.ru