«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

АЗАТЛЫК РАДИОСЫ ӨЧЕН ИРЕК БИККИНИН


МОРДОВИЯДА САЙЛАУЛАР ҺӘМ ИНАУГУРАЦИЯ

Хәбәр 2003 елның 23 февралендә язылды.

16 февральда Мордовия Республикасында сайлаулар үтте. Халык республика башлыгын сайлады. Әлбәттә, көтелгәнчә, зур өстенлек белән хәзерге башлык Николай Меркушкин җиңде. Бу аның республика башлыгы урынына өченче кат менүе инде. Сайлауларга сайлаучыларның 83 проценты килде, килгәннәрнең 87 проценты тавышларын Николай Меркушкин өчен бирде. Бу 1998 елда булган сайлаулардан күпкә югарырак саннар.

Сайлауларда Коммунистлар партиясенең кандидаты, Саранскида прибор төзү заводы директоры Анатолий Чубуков, тавышлар саны буенча икенче урында булса да, нибары 7 процент кына җыйды. Мордовия коммунистларының газетасы «Наша правда» Меркушкинны Идел буе регионында иң зур олигарх, капиталист дип атаса да, коммунистлар үзләре дә күпләп Меркушкин өчен тавыш биргәнлеге ачыкланды, чөнки Мордовияда бөтен сайлауларда коммунистлар һәрвакыт 20-25 процент җыялар иде, ә республика башлыгын сайлауда коммунист Анатолий Чубуков өчен 7 процент кына тавыш бирелде.

Республикада уртача хезмәт хакы Идел буе регионнарында иң түбән булса да, бензин бәясе озак еллар иң югары булса да, нидән соң Мордовия халкында Меркушкинга мондый мәхәббәт бар?

Николай Меркушкин совет заманында Мордовия Республикасының комсомол секретаре, 90 еллар башында КПССның Мордовия өлкә комитетының икенче секретаре булып эшләгән кеше. Аның командасындагы кешеләр дә күбесе совет заманында шул ук комсомол һәм коммунистлар партиясе функционерлары иде. Әлбәттә, алар совет пропагандасының бөтен ысулларын куллана беләләр һәм уңышлы итеп кулланалар да.

Мордовияда газета, телевидение һәм радиода хәзерге хакимиятне гел яхшы яктан күрсәтүгә бик зур әһәмият бирелә. Хәзер республикада бәйсез массакүләм чаралар бөтенләй калмады дип әйтергә була, шуннан бу максатка ирешү авыр түгел. Биш ел инде Мордовия журналистлары өчен махсус конкурслар үткәрелә, шул арада кайбер журналистларга бүләк итеп квартира һәм автомобильләр дә эләгә. Әлбәттә, мондый конкурсларның критерие бер – хәзерге хакимиятнең уңышларын күпертеп, укучыга иң яхшы формада күрсәтеп, халыкта хакимияткә ышаныч уяту, хәзерге җитәкчеләрне яраттырырга тырышу, алардан да яхшырак җитәкчеләр булалмый дигән хисләрне тәрбияләү.

Николай Меркушкин – җиңүче.

Николай Меркушкин – җиңүче.

Николай Меркушкин бик акыллы һәм көчле җитәкче. Аның кечкенә генә бер республикада кайбер экономик күрсәткечләр буенча зур уңышларга ирешүе һичшиксез. Әмма аның бөтен уңышлары Мордовия массакүләм чараларында үзгә җирләрдә һич булмаслык бер могҗизага ошатып һәм бөтен Россияга үрнәк булырлык дип күрсәтелә. Нәрсәсе кызыклы, Николай Меркушкин, акыллы кеше булуына карамастан, үзе дә бу бер тукталмый барган мактауларга ышана һәм бу мактауларны ярата кебек тә күренә.

Мордовия газеталары, телевидение, республиканың хәлен күрше регионнар белән чагыштырганда, гел күршеләрдән артык булган күрсәткечләрен генә чагыштыра. Республика үзе тапкан акчага яши алмый, Мордовия бюджетындагы акчаның бик күп өлеше Мәскәүдән, федераль үзәктән килә, ягъни үзгә донор регионнар биргән акчадан тора, шулар арасында Татарстаннан килгән акчадан да. Шуңа карамастан, уңае чыккан саен, Мордовияның нинди булса бер экономик күрсәткече зуррак булса, аеруча горурлык белән: “Бу күрсәткеч белән без Татарстанны да уздык”, дип мактаналар.

Мордовияда күп кирәкле һәм дөрес нәрсәләр эшләнелә. Мәсәлән, спортка күп әһәмият бирелә. Әлбәттә, спортның да Мордовия спортсменнары көчле булган төрләренә аеруча зур игътибар ителә – спорт йөреше, бозда мотоцикл ярышлары, классик көрәш. Соңгы елларда Ельцин заманында үсә башлаган традицияга – зур тенниска игътибар ителә. Мордовияда зур теннис Шәмил Тарпищев исеме белән бәйле. Республикада Шәмил Тарпищевның ярдәме белән берничә яңа теннис корты төзелде.

Шулай ук Мордовияда яңадан-яңа авылларга газ кертелә бара. Республикада бик күп төрле фестивальләр, конкурслар үткәрелә, халыкның күңелен гел күтәренке итеп тотарга омтылыш сизелеп тора.

Кызганычка каршы, бөтен яхшы нәрсәләр, урынлы булса да, урынсыз булса да, гел Меркушкин исемен әйтеп кенә эшләнелә. Мәсәлән, күп спорт ярышлары аның призына була, ул үзе ярышларда булып кына калмый, призларны да үзе бирә. Чираттагы авылга газ кертү булса, беренче факелны бик еш Николай Меркушкин үзе кабыза. Авыл халкы, әлбәттә, аңа иксез-чиксез рәхмәтләрен әйтә. Бөтен республика моны телевизордан карап тора. Бөтен яхшы нәрсәләр, уңышлар һәрвакыт Меркушкинның шәхси казанышы итеп күрсәтелә бара. Читтән торып карасаң, әйтерсең, ул республика башлыгы булмаса, Мордовияда бөтен нәрсә туктар иде, берни дә булмас иде.

Сайлаулар алдыннан Мәскәүдән Саранскига бер-бер артлы затлы кунаклар килде: тимер юллар министры Геннадий Фадеев, Газпромның башлыгы Алексей Миллер; Россияның элекке премьер-министры, хәзер Госдума депутаты Евгений Примаков; Россияның премьер-министр урынбасары Валентина Матвиенко; Пенсия фонды башлыгы Михаил Зурабов һәм башкалар. Бу кунаклар гел Мордовия җитәкчеләренең эшчәнлеген мактап, Мордовия газеталарына, телевидениесына интервьюлар бирә бардылар.

Бу сайлау кампаниясе барышында Меркушкинның образын күтәрүдә Мордовия телевидениесе аеруча тырышлык күрсәтте. Үзгә кандидатлар 1-2 мәртәбә күренсә, Меркушкин һәр көн диярлек һәм көненә берничә кат күрсәтелде. Аның сайлаучылар белән очрашулары тәфсилләп, озаклата күрсәтелде.

Чынында сайлау кампаниясе 1998 елның сайлауларыннан соң бер дә беткәне юк дип әйтергә була. Мәскәүдә хакимияткә президент Путин килгәч, Россияның хакимият вертикале төзелә башлады, ә Мордовияда ул вакытка бу вертикаль күптән төзелеп беткән иде инде – һәр районның башында Меркушкинга тугры булган кешеләр куелган иде.

Кызганычка каршы, хәзерге Россияда чын демократия юк, демократияның имитациясе генә бар. Шулай да сайлауларда кирәгенчә тавыш бирсеннәр дип халыкны бит үз ягыңа аударырга кирәк. Кыска гына сайлау алды кампаниясе вакытында моны эшләү бик авыр һәм мөмкин дә түгел.

Мордовияда халыкның, төгәлрәк әйтсәк, электоратның, һәрбер катламына аерым мөнәсәбәт, аерым ысул кулланыла. Мәсәлән, православ христианнарга шул дәлилне китерәләр: Меркушкин иксез-чиксез акчалар куеп чиркәүләр төзи, чиркәү хисабына күп акча бүләк итә, шуннан ул гына башлык булырга лаек кеше.

Коммунистларның күп өлеше ветераннар, алар үзгә коммунистлар өчен дә авторитетлар, шуннан ветераннар белән күп эш эшләнелә – Меркушкин үз кулы белән, яисә аның исеменнән һәр бәйрәмгә, кечкенә генә булса да, бүләкләр бирелә, ветераннарның сугышларда, хезмәттә күрсәткән батырлыкларын мактау өчен иң яхшы, иң татлы сүзләр әйтелә.

Мордвалар өчен Меркушкин үз кешесе, Инсар районы мукшысы. Урыслар өчен дә Меркушкинның яхшылыгы бар – ул беркайчан да үзенең мукшылыгын ачык итеп әйтми, урысча мукшы акценты белән сөйләшсә дә, үзенең милләтенә акцент ясамый, туган телендә кайчан да чыгышлары булмый.

Бу мәсьәләдә коммунистлар зур ялгыш эшләделәр. Алар үз кандидатлары, милләте белән украинец булган Анатолий Чубуковны чын славянин дип мактап тордылар. Аның хатыны мордва-эрзя милләтеннән булганын кабатлап тордылар. Россия коммунистларының интернационалист булмаганлыклары, урыс шовинизмы белән авырганлыклары күптән инде билгеле. Меркушкин бу хатаны эшләми.

Мордовияда мордвалар 30-32 процент тәшкил итә, урыслар 62 процент, татарлар 5 процент. Мордвалар бер халык түгел, аларның яртысы мукшы, яртысы эрзя халыклары. Меркушкин үзенең мукшы милләтенә генә таянса иде, бик тиз оттырыр иде. Әлбәттә, Меркушкинның командасы нигездә нәкъ менә мукшылардан тора, әмма алар халык арасында үзләрен мукшы дип түгел, мордва дип әйтәләр.

Меркушкинның дуслары, аның туганнары һәм башка алар янында булган кешеләр республиканың экономикасын тулысынча үз кулларына алып бетерәләр инде, дип тә әйтергә була. Шуннан аңа сайлауларда тиңдәш булырлык кеше табылса иде дә, бу кеше үзенең сайлау кампаниясен финанслау өчен акча чыганакларын республикада табалмас иде.

Сүз дә юк, бу сайлауларда 5 кандидат арасында Меркушкинга авторитеты белән тиң бер кеше дә юк иде. Бер ел элек Мәскәүдән Вячеслав Солтаганов килер дип фаразлыйлар иде, әмма ул үзен кандидат итеп игълан итмәде. Солтаганов килсә, бәлки, ситуация үзгә булыр иде, улсы билгесез. Әмма ничек кенә булмасын, киләсе 5 елга Мордовияның җитәкчесе – Николай Меркушкин.

Бу хәл безгә, татарларга, файдагамы, юкмы? Без Меркушкинга кирәкме, юкмы? Бу сорауларга җавап бирү җиңел түгел. 1998 елның сайлауларында татарлар Меркушкинга бик актив рәвештә ярдәм иттеләр, әмма инаугурация үткәч тә, татарларны, аеруча татар бизнесменнарын, күзгә күренеп изә башладылар. Кайбер татарлар, бизнесларын югалтып, Мордовиядан китәргә дә мәҗбур булдылар.

Әмма 2003 елның сайлау алды кампаниясендә татарларга яңадан игътибар иттеләр. 22-24 январьда Мордовияга Татарстан мәгариф министрлыгының зур бер делегациясе килгән иде. Бу визит барышында Мордовия җитәкчелегенә күп мәдхия җырланды, күп рәхмәтләр әйтелде.

Салават Фәтхетдинов концерты белән Саранскига апрель аенда гына килергә җыенган булган. Әмма аның планнарын үзгәртеп, Меркушкин файдасына агитация эшләр өчен, Салаватны 9 февральдә үк Мордовияга китерделәр. Салават татарлардан “Меркушкинны сайлагыз инде” дип соралды. Саранскиның иң зур залы шыгрым тулы иде, чөнки бу концертка билетлар бик очыз иде. Билетлар хакының аермасын Салаватка компенсация эшләгән татар бизнесменнары әле Меркушкиннан рәхмәт көтә торганнардыр.

Корбан аеты вакытында, 11 февральдә, Мордовия мәчетләрендә Меркушкин өчен тавыш бирергә дип хутбалар, вәгазьләр укылды. Сайлауларга 2 көн калганда, 14 февраль көнне, жомга намазлары вакытында да шул ук “Меркушкины гына сайларга кирәк” дигән агитация барды.

Мордовияның авторитетлы татарлары шулай әйтә: “Меркушкиннан без файда көтмибез, алардан безгә файда кайчан да булмас, әмма аның мондый җиңә торган вакытында без читтә торсак, аңа ярдәм итмәсәк, безнең хәлләр күпкә начаррак булыр иде”. Шулай итеп татарлар яхшылык көтеп түгел, ә начаррак булмасын, дип Меркушкин өчен тавышларын бирделәр.

Шулсын да өстәп әйтергә кирәк, республикада бензин станцияләренең күбесе Меркушкиннар гаиләсе контролендә. Сайлаулар алдыннан 2-3 ай элек Мордовияда бензин бәясе түбәнәйтелгән иде, ә сайлаулар узгач бер атна үтмәде, бензин хакы яңадан күтәрелде.


© «Татар газетасы»
E-mail: irek@moris.ru