«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

АЗАТЛЫК РАДИОСЫ ӨЧЕН ИРЕК БИККИНИН


АКАДЕМИК СЮНЯЕВКА – 60 ЯШЬ

Хәбәр 2003 елның 10 февралендә язылды.

Бу көннәрдә татар халкына горурланыр өчен тагы бер сәбәп барлыкка килде. Россияның космосны өйрәнүче иң күренекле астрофизигы, милләттәшебез академик Рәшит Али улы Сюняев йолдызларны һәм галәмне өйрәнүдә уңышлары өчен Американың физика институты һәм Американың астрономия җәмгыяте тарафыннан 2003 елның иң күренекле астрофизигы булып танылды һәм Американың Dannie Heineman фонды бүләген алды.

Академик Сюняев

Рәсемдә: Академик Сюняев.

Рәшит абыйга бүләкне бирү кәгазендә шулай язылган (инглизчәдән урыс теленә тәрҗемә): “Премией Dannie Heineman’а за 2003 год награждается Рашит Сюняев за фантастическое проникновение в понимание взаимодействия излучения и вещества в масштабах Вселенной и черных дыр”.

Шуны да әйтергә кирәк, бу бүләкне әлегә кадәр СССРның һәм Россияның бер галиме дә алганы юк иде.

Татарлар Советлар Союзы вакытында да, хәзерге Россияда да космоска очканнары юк. Дөньяда космонавтлар һәм астронавтларның саны меңгә якынаеп килә, әмма татар очучыларын космоска җибәрмиләр. Сәбәбе нәрсәдә, улсы билгесез, әмма татарлар җирдән торып та космосны өйрәнүдә бик зур уңышларга ирешәләр.

Мәсәлән, СССРның Космосны өйрәнү институтының директоры булып озак еллар милләттәшебез академик Роальд Зиннур улы Сагдеев эшләде. Россияның космосны өйрәнүдә иң мөһим булган бу институтның директоры булып соңгы вакытка кадәр татар кешесе эшләде – академик Альберт Абубакир улы Галеев. Шул ук институтның иң уңышлы космос белгечләренең берсе, директорның урынбасары – техник фәннәр докторы Равил Равил улы Назиров, һаман безнең милләттәшебез.

Кем соң ул академик Рәшит Сюняев?

Ул хәзер Германияның Мюнхенна ерак түгел булган Гархинг шәһәрендә урнашкан Макс Планк исемендәге Астрофизика институты директоры, Россияның “Астрономия журналына хатлар” журналының баш мөһәррире. Шулай ук Рәшит абый Россия фәннәр академиясының Космосны өйрәнү институтында үзенең югары энергиялар астрофизикасы бүлеген дә ташлап китми – Германиядан Мәскәүгә килгәләп тора.

Рәшит Сюняев 1943 елның 1 мартында Ташкентта Али һәм Сәидә Сюняевлар гаиләсендә туа. Аның әтисе Али Абдрахман улы Сюняев хәзерге Мордовияның Кадошкин районында булган Латыш авылында зур һәм хәлле бер гаиләдә туа. Мурзалардан чыгышлары булган Сюняевлар революцияга кадәр тырышчан һәм бай булалар, йон арчып, тиреләр эшкәртеп, сәүдә белән шөгыльләнеп торганнар.

Али Сюняев Рузаевкада мәктәптә укый, әмма 20 еллар ахырында, коллективизация башлангач, Сюняевлар гаиләсенең бер өлеше Астраханьга, икенче өлеше Ташкентка китә. Сюняевларның коллективизациядан һәм раскулачиваниедан качып котыла алмаганнарын, шулар арасында балаларны да, Сибирга, Шилка елгасына озаталар. Кайберләре анда һәлак та булалар.

Рәшит Сюняевның әнисе Сәидә Исхак кызы Девлет-Кильдеева Латыш авылына күрше булган Иса авылында туа, әмма булачак ире Али Сюняев белән Ташкентта гына очраша. Сәидә апаның бабасы Усман Солтанали улы Девлет-Кильдеев турында Мордовия татарлары арасында хәзер дә күп легендалар йөри. Усман-байга, аның улларына, шулар арасында Сәидә апаның әтисе Исхак Усман улы Девлет-Кильдеевка урыс помещиклары князь дип әйтә булганнар. Исхак Девлет-Кильдеев революцияга кадәр сәүдә эшләре белән төрле Европа илләрендә була. Ә Совет заманы җиткәч, аның әтисе Усман-байны 1918 елда матрослар атып үтергәч, мондый кешеләргә бөтен юллар ябыла. Шуннан ул гаиләсен алып Урта Азияга, Ташкентка китә.

Ничек кенә булмасын, данлыклы татар мурзалары һәм князьләре нәселеннән булган Рәшит Сюняев хәзер бөтен дөнья күләмендә билгеле кеше булды.

Рәшит Али улы 1966 елда Мәскәүдә Физик-техник институтын кызыл диплом белән тәмамлый, аннан соң академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый, фәннәр кандидаты була, аннан соң фәннәр докторы. Астрофизика фәнендә иң мөһим төшенчәләрнең берсе итеп Зельдович-Сюняев эффекты санала. 1992 елдан Рәшит абый Россия фәннәр академиясының академигы.

Рәшит Сюняевның фәнни хезмәтләре йолдызларны, галактикаларны, бөтен галәмне өйрәнү белән бәйләнгән. Ул үзе әйткәнчә, хәзер астрофизика фәнендә яңадан-яңа ачышлар килеп чыга. Бу яңа ачышлар безнең материаль дөньяга булган хәзерге карашларыбызны бөтенләй үзгәртүе мөмкин. Астрофизиклар хәзер бик күп урыннарда безгә күренмәгән һәм без тоймаган яшерен матдә эзләре табалар икән. Бу яшерен матдә безгә билгеле булган матдәдән якынча 15 мәртәбә күбрәк икән.

Рәшит абый теоретик кына түгел, ул практик галим дә. Узган гасырның 70нче еллар уртасында аны космик экспериментлар белән шөгыльләнергә җибәрәләр. Рәшит Сюняев күп космик иярченнәрдәге лабораторияларның җитәкчесе була. Мәсәлән, аның җитәкчелегендә “Мир” орбиталь станциясендә озак еллар эшләгән “Квант” модуле һәм рентген нурлары белән эшләүче “Гранат” телескопы фәнгә күп мөһим ачышлар китергән.

Европаның берничә иле төзегән гамма нурлары белән эшләүче яңа “Интеграл” телескопы – Рәшит абыйның соңгы экспериментларыннан. Рәшит абыйның тырышлыгы белән Россия галимнәренә бу телескопның 25 процент эш вакыты бирелде.

Рәшит абыйның хәзер 4 баласы бар. Аның өлкән улы Шамил Америкада, Гарвард университетында молекуляр биология профессоры, икенче улы Усман – Мәскәүдә студент, кече улы Али һәм кызы Зульфия, әниләре Гүзәл апа, Рәшит абый белән бергә Германияда яшиләр.

Кызганычка каршы, Рәшит абый Азатлык радиосына интервью бирүдән баш тартты. Вакытым юк, диде, һәм әле күп нәрсәләрне сөйләргә иртә, диде ул. Шуннан аның турында билгеле булган бик күп кызыклы мәгълуматларны тыңлаучыларыбызга тапшыра алмыйбыз, ачык прессадан һәм Интернеттан алынган мәгълуматлар гына биреп калырга туры килә. Әмма, ышанабыз, килер вакыт, Рәшит абый Сюняев Азатлык радиосы тыңлаучыларына күп яңалыклар сөйләр әле.

Рәшит абый Сюняевка 1 мартта 60 яшь тула. Аның Иса һәм Латыш авылларыннан туганнары аны бу юбилее белән котлыйлар һәм әти-әнисенең туган авылларын яңадан килеп карарга чакыралар.

Өстәмә мәгълумат (радиотапшыруда әйтелмәгәннәрдән).

Рәшит Сюняев күптән түгел Грубер исемендәге премия белән һәм алтын медаль белән бүләкләнде. Грубер премиясе – космология өлкәсендә дөньяда иң мөһим бүләк. Акчалата ул 150 мең доллар тәшкил итә.

Грубер премиясынын алтын медале

Рәсемдә: Грубер премиясының алтын медале.

Рәшит абыйның титуллары бик күп. Ул Америка Кушма Штатлары Фәннәр академиясының, Татарстан, Башкортостан академияларының шәрәфле әгъзасы. Ул шулай ук Германияда Мюнхен шәһәрендә урнашкан Людвиг-Максимилиан университетының һәм Татарстанда Казан университетының шәрәфле профессоры да.

Төзәтмә.

Академик Сюняев сүзләренчә, бу хәбәрдә татар кешесе дип күрсәтелгән академик Альберт Абубакир улы Галеев милләтен башкорт дип күрсәтә икән. Әнисе татар, әтисенең әнисе дә татар, әмма әтисенең әтисе башкорт булганга, аның әтисе Абубакир да башкорт язылган, Альберт Абубакир улы да башкорт дип санала икән.


© «Татар газетасы»
E-mail: irek@moris.ru