«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

АЗАТЛЫК РАДИОСЫ ӨЧЕН ИРЕК БИККИНИН


ГАЛИЯ ШӘРӘФИ (Рива Сиделкина) ЭЛЕКТӘ ҮЗЕ 7 ЕЛ ЭШЛӘГӘН “АЗАТЛЫК” РАДИОСЫНА ИНТЕРВЬЮ БИРДЕ

Хәбәр 2003 елның 20 августында язылды.

Мордовия Республикасының Кадошкин районы Иса авылыннан (урысча Большая Поляна) күп билгеле кешеләр чыккан. Мәсәлән, монда Татарстанның 30 еллардагы сәламәтлек министры Сулейман Бикмөхәммәт улы Еналеев туган.

Бу авылның атаклы миллионеры Усман бай Девлет-Кильдеевны 1918 елның көзендә, “кызыл террор” вакытында, большевиклар атканнар. Ә Усман байның онугының улы, академик Рәшит Сюняев, бөтен Русияга дан китерде – ул быел, Русия астрономнары арасында беренче булып, дөньяның иң яхшы астрономы итеп танылды.

Бу көннәрдә Мордовияга, шул Иса авылына, ерак Австриядан тагы бер кызыклы шәхес кайтты. Бу Рива Рюдиссер, кыз чагында, авылда торганда аны Рива Җамалетдин кызы Сиделкина диеп тә беләләр иде. Рива хәзер Австрияда, Брегенц шәһәрендә сәүдә коллеҗында француз теле укыта.

Ә 1990-97 елларда ул Азатлык радиосында эшләгән һәм радиотыңлаучылар аны Галия Шәрәфи исеме белән хәтерләргә тиеш.

Риваның әтисе Җамаль абый Сиделкин һәм әнисе Зарифә апа укытучылар булган, икесенә дә “Отличник просвещения” мактаулы исеме бирелгән. Сиделкиннар гаиләсе Иса авылыннан 1964 елда Казахстанга, Чимкент шәһәренә күчеп киткәннәр, ә кече кызлары Рива шул ук елда Казанга укырга киткән.

Риваның ике апасы бар – Рима апасы Уфада, Аля апасы Казанда яши, ә Наиль туганы Казахстанда. Рива Иса мәктәбендә укыганда математикага бик сәләтле булган, әмма Казанга педагогия институтына укырга килгәч, апасы Аля аңа математика факультетына керергә кушмаган:

– Шунда минем Аля апам, математика бетергән, әйтә ди: “Син математикага керә күрмә, син чит илләр факультетына кер, анда беләсеңме, нинди кызлар укый! Выт анда кызык, имеш!”. Ул миңа хазер дә әйтә: “Син миңа рәхмәт әйт, ди. Хазер син Австрияда яшисең, математика укыган булсаң, хазер мәктәптә эшләр идең”.

Рива Казанда педагогия институтында француз һәм немец телләрен өйрәнгән һәм институтны кызыл диплом белән бетереп Казахстанга, Чимкентка, әти-әнисе янына киткән, анда немец теле укытучысы булып эшләгән:

– Алты ел эшләдем укытучы булып, немец теле укыттым. Беренче елда эшләгән идем бер мәктәптә, анда немецлар, греклар, казахлар. Шул немец балаларына немец теле укыттым.

1974 елда, мәктәптә укытучы булып эшләгәндә, Рива яшь инженер, аспирант Равиль Гаянов белән таныша һәм алар өйләнешәләр.

– 75 елда кызым туды, Алина. Ике гаилә өчен дә бик, минем әни яктан да, алар ягыннан да, бик зур шатлык булды. Аннан соңга тәрҗемәче булып эшләдем, француз теленнән дә, немец теленнән. Бер шинный завод төзи иделәр. Чит ил специалистлары белән, чит ил оборудованиесы белән. Төрле атаклы фирмалардан французлар, немецлар, итальянецлар.

Тәрҗемәче булып эшләгәндә, кызганычка каршы, 4 ел бергә тормыштан соң, Риваның гаиләсе таркала, ире Равиль белән аерылалар. Равиль хазер Казахстанда, Туркестан шәһәрендә яши.

– Аның хазер гаиләсе бар, малае бар, ундүрт яшьтә бер малае, бик әйбәт малае. Мин аның өчен бик шат, үз бәхтен тапкан. Мин дә үз бәхтемне таптым, ул да үз бәхтен тапкан.

Беркадәр вакыттан соң Рива Австриядан килгән инженер Норберт Рюдиссерга иргә чыга һәм 1986 елда кызы Алина белән Австрияга китә. Әмма аның китүе бик авыр һәм озак була. Ривага үзенә дә виза бирмиләр, ире Австрияга кайткач, иренә кире СССРга да килергә виза бирмиләр. Михаил Горбачев хакимияткә килгәч кенә хәлләр җиңеләя төшә, әмма күпкә түгел.

– Советлар Берлегеннән монда чыгып киткәндә минем системага бик нәфрәтем нык иде. Мине түбәнәйтеп, кимсетеп, чыгарга виза бирмәделәр. Минем иремә монда керергә виза бирмәделәр. Аннары чыкканда таможняда бик нык кимсетеп, теләгән әйберләрен алып, бер дә канунсыз, документларымның бер паспортымны гына алырга рөхсәт иттеләр.

Ривага паспортыннан башка үзгә документларын алырга бирмәгәннәр. Хәтта Казан педагогия институтын бетерү турында дипломын да алырга кушмаганнар. Ул да түгел, Мәскәүдә таможняда “СССР хакимиятләренә бернинди дә претензиялар юк” дигән кәгазьга кул куярга кушалар.

– Мин әйтәм: “А я не подпишу эту бумагу”. “А самолет улетит без вас”, диделәр. Мин аннары инде теге якка баксам, анда әни баскан инде, шундый бик авыру. Рима апа миңа кулын гына күрсәтә: “Раз китәргә булдың, кит”, ди. “Подпиши, ни теләгәннәрен бир, ди үзләренә. Бир дә кит”. Бу кимсетүне бер кайчан да онытмам дип уйлыйм. Аннары бардык Швейцарияга, киләм границага. Мин инде, теге, калтырана башладым. Болай кулын гына селкте дә, имеш, проезжайте. Бу нинди граница? дип уйладым инде. Бу нинди монда тормыш? Австрияга килгәч, беренче вакытта әле куркып йөрдем. Тукта әле, мине монда күрмәсеннәр, тукта монда, дип. Аннары миңа әйтәләр, нишләп, ди, син куркасың, ты же свободный человек, сине монда кем дә кимсетә алмый. Хазерге көнгә кадәр, менә, үземне мин анда бик яхшы хис итәм.

Рива Австрияда гел бәхет эчендә яшәгән дип уйласагыз, дөрес булмас. 1987 елда аның әнисе үлә, ул Казахстанга кайтып аны җирли. Ә Австрияга кайткач, 1988 елда Риваның ире Норберт үлә. Шулай итеп ул чит илдә, Австрияда кызы белән икәү генә кала. Әмма Рива югалып калмый, ул “Доппельмайер” фирмасында эшли, тәрҗемәләр белән шөгыльләнә. Инсбрук шәһәренең университетында ике ел укып үзенең совет дипломын раслата. Беркадәр вакыттан соң аның тормышы үзгәреп китә. Инсбрук шәһәрендә казах артистлары концертында очраклы рәвештә “Азатлык” радиосында дини тапшырулар алып баручы Хайретдин Гөләчйөз белән очраша. Хайретдин аны “Азатлык” радиосында эшләргә чакыра.

– Шуннан тиз арада, Азатлык редакциясының директоры Гариф Султан килде. Ә мин теге вакыт, безне бит инде, үзегез беләсез ничек Азатлык редакциясын саный идек инде. Подрывное радио дип, шунда бик куркытып йөрегән иделәр.

Озын сүзнең кыскасы, Рива Германияга, Мюнхен шәһәренә күчә һәм анда Азатлык радиосында эшли башлый. Әлбәттә, аның немецча һәм французча белүе бик файдалы була, радиога яңалыклар язуда урыс теле дә кирәгә, әмма Ривага үзенең мишәр телен татар әдәби теленә якынайтырга туры килә һәм тагы бер яңа тел – инглиз телен өйрәнергә туры килә. Бу инде аның бишенче теле була. Азатлык радиосында эш Ривага бик ошый, әмма 1995 елда радионы Германиядан, Мюнхен шәһәреннән, Чехияга, Прага шәһәренә күчерәләр.

– Ничек без татарларда әтәләр, без үләнгәч, төн кыска, дип. Шулай безнең дә редакцияны, бөтен радионы 95нче елда Прагага күчерделәр. Минем кызым шул елда университетка керде, мин инде Прагада инде хазер ялгыз калдым. Ансысы инде бик уңайсыз булды. Минем ничектер, бәлки, шулай, үземнең настроением шулай булгандыр. Хазер әйтәм, Мюнхенда булса, инде радиодан китми идем.

Рива Прагада ике ел эшли һәм 1997 елда кире Австрияга кайта. Анда ул хәзерге көнгә кадәр, 6 ел инде, Брегенц шәһәрендә сәүдә коллеҗында француз теле укыта. Студентлары аңа “фрау профессор” дип кенә эндәшәләр. Рива үзенең хәзерге эшен бик ярата һәм квалификациясен үстерер өчен һәр җәй Францияга йөри.

– Җәй булдымы, китәм Францияга. Бөтен семинарларны, бөтен ниләрне... Әле быелы да, Ниццадан килдем бит. Ниццадан Мәскәүгә очтым. Бик күп хазер француз дусларым да бар инде хазер.

Русияга кайткан саен Рива үзенең коллегалары, аның белән бергә Казанда укыган укытучылар белән аралаша, аларның ярлы тормышына исе китә, гаҗәпләнә.

– Ничектер минем коллегалар, шундый кимсетеп аларга зарплат бирмиләр, шундый эш шартлары..., нинди эш шартлары?, хазер күбесе базарда тора. Кемеседер пенсияда булса, анда пенсиялары да шундый, теге нищенский инде, ничек аны болай кешене кимсетү мөмкин икән дип уйлыйм. Элек ничек яшәгәннәрне менә карыйм да хазер, әйтәләр, “О-о-о, теге вакыт алтын вакытлар иде”. Мин инде уйлыйм, нинди инде алтын вакыт? Мин шундый системага бер дә кайтасым да килми. Әмма аларга бу әле икән алтын вакыт дип саныйлар.

Риваның хәзерге тормышында иң зур горурлыгы, иң зур шатлыгы – кызы Алинаның уңышлары. Алина Вена университетын тәмамлаган.

– Кызым узган елда университет бетерде, с отличием, халыкара экономика һәм социология факультетын. Ул миңа бик зур бәхет булды инде. Минем иң зур хыялым иде – мин инде уйладым, үзем киләм инде, үзем хазер мин бернидә эшли алмам. Әмма кызыма бер рәтле белем бирермен дип. Мин инде шуны уйламадым да, ничек Иса авылыннан шунда килеп, иң күренекле университетта, Венада университет бетерүенә бер дә ышанып та җитәлмим. Бу миңа инде ничектер бер төштә булган кебек булды. Әлдә тагы с отличием, шатлыгым чиксез булды.

– Рива, сез Азатлык радиосында 7 ел эшләдегез, безне хазер тыңлаучыларга, элек сезне Галия Шәрәфи дип белгән кешеләргә ни әйтер идегез?

– Кеше үзенә югары максатлар куярга тиеш. Һәрбер кеше – аның үз язмышы үз кулында. Мин үз милләттәшләремә, бигрәк тә Иса авылы яшьләренә мөрәҗәгать итәр идем: үз милләтегездән оялмагыз, үз телегездән оялмагыз. Кеше күп эшләсә, көн дә эшләсә, көн дә укыса, көн дә ниндидер бер максатына ирешү дип хыял итеп кенә утырмаса, әмма эшләсә, ул үз максатына ирешәчәк дип уйлыйм.

Рива дүшәмбе көн, 18 агустта, Мордовия радиосының татар телендәге “Туган тел” тапшыруында зур әңгәмә үткәрде, ә сишәмбе көн, 19 августта, Мордовия телевидениесы аның турында бер сюжет күрсәтте. Шулай итеп, 39 елдан соң туган Мордовиясына кайтып, Рива туган ягын карап, туганнары, яшь чактагы дуслары, классташлары белән аралашып та китте.


© «Татар газетасы»
E-mail: irek@moris.ru