Make your own free website on Tripod.com

«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№4-5, 10.07.2001


“Бердђмлек” газетасы, Самара. №14, 3нче апрель 2001 ел. 3нче бит.

Рубрика: Ерактагы якын миллђттђшлђр

Ирек БИККИНИН:

“ЊЗ ДИГЂНЕМДЂ НЫК ТОРАМ”

“Бердђмлек”нећ 21нче санында (1998 ел) без Мордовияда яшђњче татарларныћ тормышы, анда чыгып килњче “Татарская газета – Татар газетасы” турында укучыларыбызны берникадђр таныштырып њткђн идек инде. Ђ хђзер, хљрмђтле миллђттђшлђребез, сезнећ игътибарыгызга “Татар газетасы” редакторы Ирек Дамир улы БИККИНИН безгђ электрон почта аша биргђн интервьюны тђкъдим итђбез.

— Ирек ђфђнде, Самарага Сезнећ газетагыз элегрђк сирђк булса да килеп тора иде. Тик соћгы вакытта татар дљньясында ић радикаль булган “Татар газетасы” чыкмый башлаган икђн. Моныћ сђбђбе нђрсђдђ?

— Ќавабым бик гади — акча юк. Соћгы ике сан љчен без типографиягђ бурычлы булып калдык, ђле џаман да тњлђп бетерђ алмыйбыз. Лђкин безнећ эш тукталмады. Њз материалларыбызны без Интернетта чыгарабыз (http://www.peoples.org.ru/tatar/). Моћардан тыш Ураза бђйрђме алдыннан без чыгарган “Ислам в Мордовии” газетасында да аларныћ бер љлеше басылып чыкты.

— Мордовиядђ яшђњче татарларныћ рухи тормышы, мђдђниятне, гореф-гадђтлђрне яћадан торгызу љчен эшлђгђн эшлђре турында cљйлђгез ђле.

— Мордовия татарларыныћ проблемалары бљтен Россиядђге кебек инде — телебезне югалту, ђхлаксызлык, авыллар саны кимње џђм башкалар. Кљчебездђн килгђнчђ без бу процессларга каршы чаралар књрергђ тырышабыз. Газета чыгарудан тыш, без атнага бер тапкыр ярты сђгатьлек тапшыру белђн радиоэфирга чыгабыз. Тик телевидение аша чыгыш ясарга ђлегђ безгђ рљхсђт бирмилђр. Татар теле џђм ђдђбияты буенча район џђм республика олимпиадалары оештырабыз. Бу чара мђктђплђрдђ ана телен љйрђнњ престижын сизелерлек дђрђќђдђ књтђрде. Шулай ук без татар темаларына диссертациялђр язуда џђм яклауда финанс яктан гына тњгел, техник яктан да булышабыз. Шундый љч диссертация якланды инде — “Тюркизмы в мордовских языках” (Мордва теллђрендђ тљрки алынмалар), “Семья татар-мишарей Мордовии в первой половине XIX века” (XIX гасырныћ беренче яртысында Мордовияда татар-мишђр гаилђсе), “Свадебные обряды, песни татар-мишарей и мордвы (сравнительный анализ)” (Татар-мишђр џђм мордва туй йолалары, ќырлары (чагыштырмача анализ). Шушы кљннђрдђ Мордовиянећ йомышлы (служивый) кешелђре турында тагын бер диссертация якланырга тиеш. Темников князьлеге турында тљпле генђ тагын ике диссертация хђзерлђнђ.

Узган ел “Татарстан сђњдђ йорты” ярдђмендђ (Шамил Бикмаев) “Традиционная медицина тюркских народов Поволжья и Приуралья как часть системы их жизнеобеспечения” (Идел буе џђм Урал яны тљрки халыкларыныћ халык медицинасы аларныћ тормыш тђэмин итњ системасыныћ љлеше буларак) дигђн ике китап џђм Џади Такташныћ “Туган якка кайту” дигђн шигырьлђр ќыентыгын чыгардык. Ђ менђ књптђн тњгел “...Чтоб мир увидеть с высоты” (...Дљньяны югарыдан књрер љчен) дигђн тагын бер китап дљнья књрде. Биредђ Џади Такташныћ 100 еллык юбилее ућаеннан њткђрелгђн чаралар вакытында сљйлђнгђн чыгышлардан љзеклђр тупланган. Анда шулай ук шагыйрьнећ туган авылы Сыркыды турында тарихи мђгълњматлар, Такташныћ мокша, эрзя џђм инглиз теленђ тђрќемђ ителгђн шигырьлђре дђ бар.

28—29 январьда Мордовия делегациясенђ, шул исђптђн мића да, Казанда Такташныћ юбилее ућаеннан оештырылган чараларда катнашырга насыйп булды. Бу онытылмас кљннђр иде. 29 январьда иртђн мин џђм Сыркыды авылыннан укытучы Равилђ Коновалова фђнни-практик конференциядђ чыгыш ясадык. Ђ кичне Г.Камал театрында тантаналы утырыш булды. Анда Мордовия делегациясен сђхнђгђ чакырдылар џђм Шамил Бикмаев, Юрий Юшкин, Камил Тангалычев, Равилђ Коноваловага сњз бирделђр. Шагыйрьнећ истђлегенђ багышланган ђдђби-музыкаль кичђ югары дђрђќђдђ ђзерлђнгђн иде. 30 январьда иртђн мин Татарстан телевидениесендђ газетабызныћ ничек Интернетта эшлђве турында сљйлђдем.

Татарлар эшендђ каршылыклар књп. Бер яктан, њзлђрен татар дип санаган, гасырларга сузылган тарихныћ асылын аћлаган кешелђр саны артканнан арта бара. Књбесенећ њз халкын яћадан торгызуга љлеш кертђсе, ярдђм итђсе килђ. Тик финанс яктан хђллђр мљшкел булганлыктан, бу телђклђргђ чик куела. Икенче яктан, ќђмгыятьтђ билгеле бер урын алып торучы, яхшы креслода утыручы, табышлы бизнес белђн шљгыльлђнњче миллђттђшлђребезнећ шул урынын, хезмђт хакын, бизнесын саклап калу телђге тагын да кљчлерђк. Андый кешелђр шђхси очрашуларда, љстђл артында сљйлђшњлђрдђ ярдђм итђргђ ђзер булуларын ђйтђлђр, ђ ачыктан-ачык булышлык књрсђтергђ куркалар. Арабызда кешелђр янында њз халкына симпатия књрсђтеп, астан гына безнећ “Якташлар” ќђмгыятенђ џђм “Татар газетасы”на каршы юнђлдерелгђн тљрле эш алып баручы берничђ татар тњрђсе да бар. Мђсђлђн, инде ничђ ел безгђ бюджет акчасы бирелмђсен љчен, “Татар газетасы”н республика реестрына кертмђс љчен тљрле ысуллар кулланыла. Шулай ук, уйлап чыгарылган сђбђплђр аркасында, безнећ газетага каршы суд процессы да башлап ќибђрелгђн иде. Ике ел тарткалашканнан соћ барыбер без ќићеп чыктык. Ђлеге зур урыннарда утыручы кешелђр астыртын гына њз халкына каршы кљрђшђлђр.

— Сез њзегезнећ газетагызда Самара татарлары турында да язмалар бастырасыз. Ни љчен? Татарлар бит Россиянећ башка љлкђлђрендђ дђ књп яши.

— Беренче чиратта, безнећ Шамил Ќђлимов сезнећ љлкђдђ бик еш була џђм њзенећ тђэсирлђрен безгђ ќиткерђ. Бу тљп сђбђп. Чљнки ул булмаса, сезнећ турында без ничек яза алыр идек?! Мин њзем дђ Самара шђџђрендђ џђм љлкђсендђ булганым бар. Икенче сђбђп — татарларны пропагандалау, алар тормышы турында язу љчен сездђ материал ќитђрлек. Татарлар књплђп яшђгђн кайсыбер регионнар татарны борчый торган бик књп мђсьђлђлђр буенча сездђн калыша. Самара татарларыннан књп нђрсђгђ љйрђнергђ була. Шућа књрђ Шамилнећ килђчђктђ дђ тљбђгегез татарлары турында кызыклы мђгълњматлар китереп торуын мљџим эш дип саныйм. Архив мђгълњматларына караганда, Самара џђм Оренбург љлкђсендђге књп кенђ мишђр авылларына безнећ Мордовиядђн киткђн кешелђр нигез салган. Шућа књрђ тулы хокук белђн без сезне ерак туганнарыбыз дип књрђбез. Ђ туганнар турында књбрђк белђсе килђ.

— Ирек ђфђнде, гомумђн татарларныћ яћадан књтђрелњен ничек књз алдына китерђсез? Алар кљчле миллђт булып, килђчђктђ дђ њсеш алсыннар љчен нђрсђ эшлђргђ кирђк?

— Соћгы 10-12 ел эчендђ без, татарлар, нђрсђгђдер ирештек, бигрђк тђ Татарстанда. Мин моћа бик шат. Язмыш безгђ XX гасыр башында џђм азагында зур мљмкинлеклђр бирде. Безгђ, миллђт буларак, хљррият, њз-њзећне књрсђтњ, шђхеснећ мљстђкыйльлеге файдага гына икђн бит. Исегезгђ тљшерегез ђле, XX гасыр башында, революция алдыннан бљтен киртђлђр алынган вакытта, татар халкы ничек књтђрелгђн иде! Яћа газеталар, журналлар барлыкка килде, китаплар бастырылды, милли мђгариф њсеш алды.

Џичшиксез, Совет властеныћ беренче еллары шулай ук татар халкына файдага булды. Тик соћыннан барысы да њзгђрде. 80нче елларда Казанда балалар бакчасында, мђктђптђ, югары уку йортында хђтта ана телен љйрђнергђ мљмкинлек юк иде диярлек. Ђ хђзер анда татарчага тђрќемђ ителгђн Мексика сериалын карап утыралар!!! Моннан 15 ел элек мондый хђлне књз алдына китереп була идеме соћ? Юк. Рђсми рђвештђ татар язуы латинча нигезенђ кайтарыла башлады. Элек бу мљмкин булыр идеме?

Билгеле, Россияне берлђштерњ тенденциялђренђ колак салсаћ, Татарстанда татар мђдђниятенећ “алтын” унъеллыгы шуныћ белђн тђмамланырга мљмкин. Ќаваплы сђясђтчелђрнећ авызыннан Татарстан латиницага књчеп, сепаратизм ягына адым ясый, дигђн сњзлђр дђ ишетелде.

Шулай да, шушы ун ел эчендђ безне Чечнядагы кебек бомбага тотмадылар, Себергђ озатмадылар, миллђтчелек љчен тљрмђгђ утыртмадылар. Моныћ љчен без шатланырга тиеш дип уйлыйм. Нигездђ, татарларны яратмаучыларныћ боларны эшлђргђ физик мљмкинлеклђре дђ, телђклђре дђ бар бит.

— Ирек Дамирович, нигђ Сез шундый авыр мђсьђлђгђ — безнећ миллђтне яћадан торгызу љчен кљрђшкђ алындыгыз џђм нђрсђлђргђ ирештегез?

— Мин дђ булмагач, кем? Тик мин булмасам, кемдер барыбер алыныр иде, дип ышанасы килђ. Бђлки мин шушы эшчђнлегем белђн кемгђдер бу љлкђдђ њзен књрсђтергђ комачаулаганмындыр.

Нђрсђгђ ирештемме? Бик књп нђрсђлђргђ. Шушы елларда Мордовия татарларыныћ нинди эшлђр башкарганы турында алда ђйтеп њттем инде. Ул эшлђрдђ минем дђ хезмђтлђрем зур. Њз дигђнемдђ нык торуым џђм эзлеклелегем булмаса, књп нђрсђлђр эшлђнмичђ калган булыр иде, дип уйлыйм. Бђлки мин керткђн љлешемне арттырып сљйлимдер, читтђн яхшырак књренђ инде.

Шулай ук Мордовиядђге татарлар эшчђнлегенђ чит ил татарларын тарту љчен дђ мин књп кљч куйдым. Эш шунда ки, элекке эмиграциядђге књренекле чит ил татарларыныћ књбесе чыгышлары белђн Мордовиядђн. Мђсђлђн, Али Акиш. Аныћ исемен Татарстанда гел бозып, Гали Акыш дип ђйтђлђр. Шулай ук Шђмсия Апакай, Равил Селихмет, Фђрит Иделле (Аги) џђм башкалар. Аларныћ књбесен мин тарихи ватаннарына — Мордовиягђ алып кайттым. Њзем дђ Мюнхенда аларда кунакта булдым, хат алыштым, телефон аша сљйлђшеп тордым. Соћгы ел ярымда Интернет аша да элемтђгђ кердем, тик бљтенесе файдасызга булды. Ђллђ алар шулхђтле ярлылар џђм безгђ ярдђм итђргђ мљмкинчелеклђре юк, ђллђ революция вакытында ата-бабаларыныћ мал-мљлкђтен алганга безгђ ачу тоталар. Кем белсен?

— Њзегез, гаилђгез турында сљйлђгез ђле. Белемегез буенча сез кем?

— Мића тиздђн 45 яшь тула. Мордовиянећ Лђмберђ районы Татар Тауласы авылында тудым. 1979 елны Аксеново дигђн књрше авылга књчеп киттем. Беренче белемем буенча — инженер-механик. Совхозда тљрле эшлђрдђ эшлђдем, слесарь да, тракторчы да булдым. Аннан Саранскида экскаватор заводында башта љлкђн инженер-конструктор, аннан маркетинг бњлеге начальнигы булдым.

Икенче џљнђрем — филолог, инглиз теле џђм ђдђбияты укытучысы. Хатыным Татьяна белђн икђњ љч бала њстердек. Ул урта мђктђптђ укытучы булып эшли. Улыбыз Юниргђ 23 яшь, машина йљртњче, Тимурга 20 яшь, аспирант. Кызыбыз Ќђмилђгђ 14 яшь. Ашлардан манты белђн пђрђмђч яратам. љреслек, њз сњзлђрећђ тугры, ќаваплы булуны яратам. Тђкђбберлек, кљнлђшњ, куркаклык, ялганны яратмыйм.

ЂЋГЂМЂНЕ басмага Шамил ЌЂЛИМОВ џђм Раушания СИТДЫЙКОВА ђзерлђделђр.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru