№ 3-4, 04.08.1999
СУГЫШ ВЕТЕРАНЫННАН ХАТ Исђнмесез, кадерле татар радиотапшыру хезмђткђрлђре, сећелдђш Рђшидђ ханым Ипкаева џђм туганым Шамил Мангутов. Мине Щербак авылы имамы Валиулла Асаинов дип белерсез. Сезгђ, кадерлелђрем, њземнећ сугыш елларында џђм Германия белђн сугыш беткђч Япония сугышына алып барганда књргђн књренешне язасым килђ. Ни љчен? Чљнки безнећ сугыш ветераннарыныћ џђм барча халыкныћ књргђн авыр еллары - 1941-45 еллар вакыты иде. Сугышныћ бетњенђ 54 ел инде. Гомерлђр су кебек ага. Чђчлђргђ кљмеш чыклар куна. Гњзђл йљзлђрне ќыерчыклар баса. Ђмма књћеллђр сњрелми, йљрђклђрдђ ялкын сњнми. 1941 нче елныћ 22 нче июне мђћгегђ безнећ истђ. Ул кљнне, кояшлы якты ял кљнне, иртђ белђн 4 сђгатьтђ Германия безнећ илгђ сугыш башлады. Еллар уза, лђкин фронтовиклар, яшьлђре ќиде десяткага ќитњгђ карамастан књћеллђре џђм хђтерлђре яхшы. ... Безнећ яшь чагыбыз авыр сугыш елларына туры килде. Сугыш 1418 кљн џђм тљн барды, 20 миллионнан артык кешебезнећ гомерен алды. Миллионнап инвалидлар, ятимнђр, тол хатыннар, ќимерек шђџђрлђр, авыллар калдырылды. Мин кулыма икмђк телеме алганда еш кына сугыш еллары исемђ тљшђ. Ул еллар сабыйларны ятим итте, бер телем икмђккђ тилмертте. 1945 нче елныћ август аенда њзем шаџит булган бер књренешне оныта алмыйм. Германия белђн сугышны тђмамлагач безне Япония сугышына алып барганда, Казахстан, Алма-Ата шђџђре аша, ягъни кљньяк тимер юлы белђн шулай бара торгач, эшелон бер аз вакытка гына тукталгач, станцияга су эчђргђ тљштек. Шул вакыт вагонныћ ачык ишеге янына ђллђ каян гына ќиде-сигез яшьлђр тирђсендђге, сђлђмђ киемле, ябык кына бер малай килеп чыкты. Бер сњз дђ дђшмичђ генђ малайны књзђтђбез. Књзлђрен мљлдердђтеп, зђгыйфь кенђ тавыш белђн: «Абыйлар, солдатлар, ипиегез юкмы? Икмђк бирегезче». Менђ шул тавыш ђле дђ колак тљбендђ яћгырап, књћелне тетрђтеп тора шикелле. Менђ бит ул каџђр суккан сугыш - без фронттан кайтабыз, Япония сугышына барабыз. Европаны азатлыкка чыгардык, ђ биредђ, њз илебездђ, сугышныћ авыр елларында йорт-ќирсез калган кешелђр, икмђк сораучы ятимнђр каршы алалар. ... Кая гына барсам да, кая гына утырсам да, шул икмђк сорап торган малай искђ тљшђ. Ул хис мића икмђкне тагын да олыларга куша. Безнећ, сугыш ветераннарыныћ, телђклђребез шул - дљньялар тыныч булсын, эш булсын, килђчђк буын без књргђнне књрмђсен, књгебез аяз булсын, кояш мђћге балкып торсын. Мића 20 нче февральдђ 76 яшь тулды, авылда љйдђ ялгыз яшим, балалар шђџђрдђ. Хатынымныћ њлгђненђ 8 ел. Ир кешегђ ялгыз тору - аныћ турында њзегез дђ белђсез. Сугыш тђмамлангач, 1947 нче елны, мин Урта Азияга, Киргизияга киттем. Анда књмер шахтасында эшлђдем. 1953 елны Щербакка кайттым. Тормышлар начар булганлыктан киттем Сызраньга. Анда 30 ел сланцевый рудникта эшлђдем. 1983 елны њз авылыма њлђргђ кайттым. Шулай итеп яшим авылда, эч поша, кая барырга белмим. Ялгызлык шул, Алла сезгђ язмасын. Сезнећ радиотапшыруларыгыз мића бик ошый. Џђрвакыт тыћлап барам. Сезгђ њзегезгђ зирђк зиџен, иќади эшегездђ ућышлар телим. Сезлђргђ шул телђгем - Аллаџиныћ яраклы сљйгђн бђндђлђре булыгыз. Њзегезгђ салђмђтлек, балаларыгызга тђњфыйк телим, уйларыгыз изгелектђ булсын, дусларыгыз књп булсын. Кыямђт кљн булганда йљзегез нурлы булсын, урыныгыз ќђннђт булсын. Диндђ ихляс булыгыз, нияттђ саф булыгыз. Кайгылы књћеллђрегезгђ шатлык килсен, халял ризыкыгызга шифа, башыгызга тљшмђсен ќђфа. Амин.
© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ» |