«ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»

№1-2, 10.02.2000


ИСАДАН ХАТ

Исђнмесез, Дамир оглы Ирек!

Сезгђ сђлам белђн Абдулла абыећ.

«Татар газетасы»ныћ гљллђре шићде, нурлары сњнде. «Татар газетасы» татарлар љчен мђхрњм булды...

Сђлам белђн Абдулла абзиыћ.

20.11.99

Безгђ Иса авылыннан књренекле фольклор белгече, бљтен татар фольклорчы галимнђренђ мђгълум булган Абдулла Кротовтан менђ шундый хат килеп тљште.

Мин шундый ќавап бирдем (газета љчен кыскартылды џђм аз гына њзгђртелде):

Исђнмесез, Абдулла абзи!

Књп салђмнђр белђн сезгђ Ирек Биккинин яза.

Ђйе, 1999 елда безнећ газета 4 номер гына чыкты. 1998 елда - 13 номер. Зур аерма!

Чынысын ђйткђндђ, алдан уйланылмаган авырлыклар килеп чыкты.

1. Быел «Якташлар» ќђмгыятендђ бик књп кђгазь эшлђре башкарырга туры килде. Яћа законнарга буйсынып Мордовияныћ 16 районында бњлеклђр ачтык. Республика конференциясын уздырганда сездђн, Иса авылыннан, Кадошкино районы бњлегеннђн ун кеше килергђ тиеш иде - бер кеше дђ килмђде.

«Якташлар»ны да, аннан соћ газетабызны да яћадан теркђргђ (перерегистрация эшлђргђ) туры килде. Бу эшлђрне йљреткђндђ газетабыз тик торды. Материал ќыела барды, аны эшкђртеп, газета итеп эшлђргђ вакыт џђм кљч калмады.

2. 4 февральдђн 16 июньгђ кадђр редакция автомашинасын ремонтладык. Ник мондый озак? Акча юклык - 2 атнада эшлђнелђ торган эшне дњрт ай ярымда гына эшлђп бетердек. Књп эшлђрне 4-5 кат яћадан эшлђргђ туры килде.

3. Шђќђрђлђр љстендђ эшлђњ. Тиздђн бер китап чыгарырбыз. Анда књп вакыт компьютерда эшлђњгђ китђ. Пензага архивка еш кына барырга туры килђ.

4. Саранскида институтта аспирантурага кердем - диссертация язарга. Књптђн кирђк иде моны эшлђргђ. Анда да вакыт кирђк.

5. Безнећ газетаны ябарга тырышучылар да аз тњгел - безгђ аяк куярга тырышучылар арасында сезнећ Иса авылыныћ ућган егетлђре дђ бар. Ић зур дућгызлыклары - безнећ газетага республика бюджетыннан акча бирдертмђњ.

6. 4 февральдђн бирле безнећ газетага џђм мића каршы суд бара. Бу дућгызлыкны Елховка авылыннан «Визит» ансамбле эшлђде. Сентябрь аеннан бирле инде газетадан акча сорамыйлар, миннђн генђ 50 мећ акча сорыйлар. Хикмђте нђр-сђдђ - унбишкђ якын шаџит (шулар арасында урыслар, мукшылар, эрзялар) минем яклы сљйли, ђ ике шаџит, Лђмберђдђн Курмакаев Шамил (районныћ мђдђният бњлеге мљдире) џђм Светлана Жамлиханова (шул ук бњлекнећ методисты) - мића каршы сљйлилђр. Бу судныћ чираттагы утырышы 28 декабрьдђ булырга тиеш иде.

7. Књп вакыт Интернетта эшлђњгђ китђ. Бу бит Мордовия татарларына кирђкми диеп ђйтерсез. Кирђк. Хђзер безнећ газетаныћ Интернеттагы версиясын Россияныћ тљрле тљбђклђрендђ генђ тњгел, књп чит иллђрдђ дђ укыйлар инде. Безнећ укучылар яшђгђн иллђр: Австралия, Австрия (анда сезнећ авылдашыгыз Рива Седелкина яши), Америка (ић књп укучылар), Англия, Бельгия, Болгария, Германия, Израиль, Италия, Канада, Кљньяк Корея, Мексика, Нидерланды, Норвегия, Польша, Согуд Гарђбстаны, Турция, Украина, Финляндия, Франция, Швейцария, Швеция, Эстония, Япония, Яћа Зеландия...

Шулай итеп, безнећ Мордовия татарларыныћ проблемаларын, аларныћ тормышын, язмышын бљтен дљнья књлђменђ чыгардык. Сезнећ интервьюгыз да хђзер Интернетта, фотографиягыз да анда. Кайбер мђкалђлђрне инглиз теленђ дђ књчердек. Чит иллђрдђ торучы татарлар Мордовия татарларыныћ фольклорын безнећ электрон газета аша язып алалар џђм укыйлар.

Шуны да ђйтми булмас - дљньяда татар газеталары арасында безнећ «Татар газетасы» ић беренче булып њзенећ Интернетта версиясын эшлђде. Казанда да ђле бер татар газетасы да безнећ кебек эшли алмады. Шул Интернет та бик књп вакытны ала бара. Берничђ кеше эшкђ яллый алса идек, эшлђр њзгђлчђ булыр иде.

Абдулла абзи, сезнећ ќырлар китабыгыздан газетабызга берничђ ќырыгызны ноталар белђн бастырырга уйлыйм. Мљмкин булса, бу китапны яћадан бастырып чыгарга кирђк - техник яктан нинди дђ авырлыклар юк - Иса егетлђрегез љчен дђ мондый акчалар зур акча тњгел.

Бњгенгђ сау булыгыз, хушыгыз,

Яћа елда яћа бђхетлђр телђп,

Ирек Биккинин


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru