«Татар газетасы»

АЗАТЛЫК РАДИОСЫ ӨЧЕН ИРЕК БИККИНИН


ФЛЕРА БАЯЗИТОВАНЫҢ “МИШӘР ДИАЛЕКТЫ” КИТАБЫ

Хәбәр 2003 елның 25 февралендә язылды.

Бу көннәрдә мишәрләр өчен бик мөһим булган бер китапны бастырырга дип акча җыю кампаниясе башланды. Бу китапның исеме – “Мишәр диалекты”. Исеме шундый булса да, монда мишәр диалектының үзенчәлекләре турында гына язылмаган. Бу китапта Россияның татарлар яшәгән төрле төбәктәге мишәр авылларында экспедиция белән йөреп җыелган текстлар тупланган. Бу текстлар әдәби телгә күчерелмәгән, ничек шул авылның мишәрләре сөйләгән, нәкъ менә шулай бирелгән дә. Нинди соң текстлар бу китапта?

Флера Баязитова

Флера Баязитова

Туй итү, өйләнешү, башкода килү, кыз ярәшү тәртипләре төрле төркем мишәрләрдә төрлечә эшләнелә һәм ул йолалар вакытында төрле сүзләр әйтелә һәм төрле җырлар җырланыла. Бу “Мишәр диалекты” китабында күп шундый текстлар да бирелгән.

Шулай ук бала туу белән бәйле төрле йолалар, кешене күмү һәм искә алу йолалары, бәйрәм һәм көнкүреш йолалары, кышкы, язгы һәм җәйге бәйрәмнәр, келәүләр, аулак өйләр, уеннарның тәртибе һәм аларны уздырган вакытта әйтелә торган сүзләр – болар бөтенесе бу китапта. Мишәрләрнең исламга кадәрге булган мифология терминнары, төрле рухларга ышану белән бәйле йолалар һәм йола сүзләре дә бар монда. Кыскача, бу китап мишәр культурасының чын хәзинәсе.

Китапның авторы филология фәннәре докторы Флёра апа Баязитова Татарстан фәннәр академиясының Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Аның ике китабы бик зур тиражлар белән басылып чыкты: 1992 елда – “Гомернең өч туе” дигән китап һәм 1995 елда – “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”.

Бу китаплардан соң Флёра апа татарларның аерым этник группаларының йолалары, гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында китаплар бастыра башлады:

1997 елда – “Керәшеннәрнең тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты” китабы;

2001 елда – “Себер татарлары” китабы һәм “Әлмәт төбәге татарлары”;

2002 елда – “Урта Урал (Свердловск өлкәсе) татарлары” һәм “Әстерхан татарлары”.

Флёра апа “Мишәр диалекты” китабын 2001 елда ук язып бетергән, әмма бу китапны бастырыр өчен ул акча таба алмаган. Бу китапның 1000 экземплярын бастыру өчен Сарански типографиясы сентябрь аенда 50 мең сум сорый иде. Интернетта “Татар газетасы” конференциясендә бу китапны бастыру исәбе белән акча җыю игълан ителде. Беренче заказлар да бар инде – Германиядан һәм Санкт-Петербургтан.

Ничек кенә булмасын, бу китапны, һичшиксез, тиз генә бастырырга кирәк. Пенза, Ульян, Сарытау, Рязань, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Мордовиядагы татар авыллары, татар мәктәпләре өчен бу бик кирәкле китап. Әдәби телне өйрәнү мөһим нәрсә, әлбәттә, әмма диалектлар, җирле сөйләшләр – алар татар әдәби теленең канатлары, тамырлары. Алар югалса, татар әдәби теле дә кемгә дә кирәкмәс. Шуннан “Мишәр диалекты” китабының татар-мишәрләрнең тере телен саклап калырга, һичшиксез, зур ярдәме булыр.

Флёра апа Баязитова Азатлык радиосын тыңлаучыларга шулай мөрәҗәгать итте.

– Кызыклы, бай тарихлы татар халкының бик күп төбәкләрендә булып, күп кенә Татарстаннан читтә яшәгән татарларның Рәсәйдәге күпләп сибелеп утырган төбәкләрендә булып, татар авылларында йөреп, үз колагым белән ишетеп, әйбәтләп авыл халкы арасында йөреп, бай материал туплавы насыйп булды. Мин аны бик зур бәхет дип саныйм.

Төбәкләрне әйбәтләп, җентекләп өйрәнеп бетми торып, без татар халкын берләштерү, аны югары дәрәҗәдәге, цивилизацияле милләт формасында күрә алмыйбыз. Безнең ерактагы төбәктә аерылып калган һәр авыл – ул татар халкының бер күзәнәге. Без аны әйбәтләп, шул ерак араларга барып, эзләп табып, һәрбер авылныкын да әйбәтләп язып тел үзенчәлекләрен, гореф-гадәт, йолаларын, авылның тарихын, әйбәтләп киләчәк буыннар өчен өйрәнеп, язып калдырырга тиеш. Халыктан язып алынган шушы борынгы матур сүзләрне, гореф-гадәт, йолаларны китапка туплап калдыру ул тарих өчен бик әһәмиятле. Безнең тел үзенчәлекләре дә, гореф-гадәт, йолалар да соңгы елларда югалып бетү алдында торалар бит, чөнки мәктәпләрдә татар теле укыту зәгыйфьләнде дип әйтергә мөмкин. Моннан утыз еллар элек гөрләп эшләп торган татар мәктәпләре ябылып беттеләр. Татар теле бары тик кайбер мәктәпләрдә предмет буларак кына укытыла. Бик күп балалар туган телдә китап уку мөмкинлегеннән мәхрум калалар, һәм телне чын мәгънәсендә бөтен матурлыгын өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрум калалар.

Мишәр диалекты татар халкының әдәби телен формалаштыруда икенче бер канаты дип әйтергә мөмкин. Беренчесе аның урта диалект булса, икенчесе аның мишәр диалекты. Бу иң зур диалект. Ул диалект дигән сүз бер дә куркыныч сүз түгел, ул сөйләшү дигән сүз. Ә сөйләшү теле, ул халыкның, аның бөтен барлыгы, аның рухы, аның көнкүреше, аның культурасы, бары да менә шул сөйләшү телендә чагылыш таба. Әдәби телебез, билгеле, ул безнең язма, китаплар теле һәм барлык безнең төбәкләрдә сибелеп утырган татарларның уртак туган теле. Безнең әле әдәби телебездә югалып, бетеп бара торган, яки әдәби телгә кереп җитмәгән бик борынгы үзенчәлекләр безнең менә шушы җирле сөйләшләрдә бүгенге көнгә кадәр сакланып киләләр. Шул җирле сөйләшләрне өйрәнеп без бүгенге көндә татар халкының рухи хәзинәсе булып калган борынгы язма истәлекләребезне укып аңлый алабыз. “Кыйсса-и Йусуф”ларны, Мөхәммәдъяр әсәрләрен алып карасак, андагы борынгы сүзләрне карыйбыз икән, тукта әле, бу нинди сүз икән, без ул сүзләрнең һәркайсын менә шул җирле сөйләшләрдән эзләп таба алабыз. Менә шул яктан сөйләшләрне өйрәнү бик кызыклы һәм кирәкле. Алар безнең туган телнең тамырлары, туган телнең алтын баганалары. Безнең әдәби телебез менә шушы җирле сөйләшләргә таянып гомер буе баеп барырга тиеш, үсәргә тиеш. Әллә каян читтән сүзләр алганчы, җирле сөйләштәге сүзләрне әдәби телгә кертеп барып без телебезне һәрвакыт баетып торырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, яхшы туфракка утыртылган гөл кебек, безнең әдәби телебез җирле сөйләшләр хисабына баеп, һәрвакыт киңәеп, үсеп торырга тиеш.

Минем китапны чыгарыгыз дип барып сорау ул шактый уңайсыз хәл инде, уңайсыз күренеш инде ул. Ләкин әгәр дә шундый менә чынлап та безнең телебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәт, йолаларыбызга, милләтебезгә битараф булмаган шундый үзенчә чын күңелдән ярдәм итәргә әзер торган кешеләр табыла икән – мин бик рәхмәтле булыр идем.

Флёра апаның бу сүзләренә кушылып шуны өстәр идем. Бу “Мишәр диалекты” китабына заказ эшләргә теләгән кешеләр “Татар газетасы”на язсыннар иде. “Татар газетасы”н Интернетта җиңел генә табарга була. Шулай ук бу адрес белән дә язарга була: индекс 431514, Мордовия Республикасы, Ләмберә районы, Аксюн авылы, Молодежный урам, 39 нчы йорт. Телефон белән дә шалтыратырга була: код 83441, телефон номеры 32239.

Азатлык радиосы өчен Мордовиядан Ирек Биккинин.


© «ТАТАР ГАЗЕТАСЫ»
E-mail: irek@moris.ru